tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Кабарда-Балкар Республикасына эш сәфәре белән килде
Данис Шакиров Кабарда-Балкар Республикасына эш сәфәре белән килде

Данис Шакиров Кабарда-Балкар Республикасына эш сәфәре белән килде

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендә конгресс делегациясе Кабарда-Балкар Республикасына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең максаты – 20 елдан артык инде монда үткәрелмәгән милли бәйрәмебез – Сабантуйны үткәрүгә бәйле оештыру комитетында катнашу. Бәйрәм 13нче июльдә Нальчик шәһәрендә узачак.

Делегацияне Нальчик шәһәре һава аланында Кабарда-Балкар Республикасы Милләтләр эшләре буенча министр урынбасары Гергоков Джамбулат Борисбиевич һәм Кабарда-Балкар Республикасы “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Мананов Исмәил Усман улы каршы алды. Соңрак “Туган тел” җәмгыяте әгъзалары белән очрашу үтте. Иртәгә рәсми очрашулар һәм мәйданчыклар карау планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*