tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты мөдире, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Марс Тукаевның туган көне.

Хөрмәтле Марс Рифкать улы!
Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез талантлы шәхес, булдыклы ир-ат, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Бөтендөнья татар конгрессында хезмәт итү дәверендә Сез башлаган эшләр һәрвакыт җиренә җиткерелеп, җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап кабул ителә.
Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән тирәнтен танышып, аның рухи дөньясын колачлып яшәвегез Сезнең милли җанлы, киң эрудицияле булуыгызга ачык мисал.
Хөрмәтле Марс Рифкать улы! Киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык саләмәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр һәм эшегездә зур уңышлар телибез.

Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*