Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне тыныч һәм тотрыклы дип саный. Казанда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган утырышта әнә шундый фикер яңгырады. Милләт, дин һәм тел турында сүз чыккач, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев календарьга күз салырга киңәш итте.
Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Чарада республикада 2016–2018 елларга исәпләнгән дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм алдагы өч елга өстенлекле бурычлар турында сөйләштеләр. Фәнни тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Татарстан халкы төбәктә милли, дини һәм тел мәсьәләсенә бәйле вәзгыятьтән канәгать. “Анализдан күренгәнчә, республикада яшәүчеләрнең 76,9 проценты – милләтара, 83 проценты динара мөнәсәбәтләрне тыныч һәм тотрыклы дип бәяли”, – диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев. Киресенчә фикер йөртүчеләр өч процентка да тулмый. Сораштыруда катнашучыларның 95 проценты Татарстанда яшәүче башка халыкларга уңай мөнәсәбәттә булуын белдергән. Респондентларның 2,8 проценты капма-каршысын уйлый. Татарстанда яшәүчеләрнең 53,8 проценты күп милләтле булу республикага зыян салуга караганда, күбрәк файда китерә дип саный. Чагыштыру өчен: былтыр болай фикер йөртүчеләр 45 процент чамасы булган. “Үзегезне күбрәк кем дип хис итәсез?” – дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 19,6 проценты: “Татарстан кешесе”, – дип җавап биргән. Үзен бертигез дәрәҗәдә Татарстан һәм Россия кешесе дип санаучылар 52,7 процент тәшкил итә.
Республикада яшәүчеләрнең 92 проценты милләтенә, диненә яки теленә бәйле үз хокукларын кысу очракларын хәтерләми. Респодентларның 3 проценты әлеге сорауга уңай җавап биргән. Ил күләмендә милләте, дине яки теле аркасында күралмау очракларына тап булучылар 8 процентка тиң. Татарстанда яшәүче татарларның – 87, урысларның 83 проценты үз милләтен ярата. Динен якын итүчеләр татарлар арасында – 78, урыслар арасында 72 процент, ди. 2018 ел тарихка “Хозур-ТВ” телеканалы эшли башлау белән дә траихка кереп калачак. “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин әйтүенчә, каналны телевизордан 1 миллионнан артык кеше карый. “Шулай гынамы? – дип гаҗәпләнде Рөстәм Миңнеханов. – Телеканалның аудиториясен киңәйтү юлларын эзләргә кирәк. Миңа төрле төбәкләрдә еш йөрергә туры килә. Анда татарлар чын мәгънәсендә елый. Аларга рухи чыганак кирәк”.
Утырышта тел мәсьәләсенә дә тукталдылар. Татарстанда туган телләрне өйрәтү тирәсендәге хәлләр барыбызга да сабак булды, ди мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. “Татарстан Президенты Юлламасын тормышка ашыру һәм татар телен өйрәтүнең базасын ныгыту һәм камилләштерү максатыннан, Татарстан Республикасының дәүләт теле – татар телен укытуга бәйле үрнәк төп белем бирү программасы эшләнде һәм федераль реестрга кертелде. Туган тел һәм әдәбияттан 1–9 нчы сыйныфлар өчен үрнәк программаларның проектлары экспертиза үтте. 10–11 нче сыйныфларныкы экспертизага тапшырылды. Бүген татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән”, – диде ул. Утырышта катнашкан Россия Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсенең департамент җитәкчесе Татьяна Вагина әйтүенчә, илнең Мәгариф министрлыгы киләсе ел башында мәктәпләрдә туган телләрне укыту концепциясе буенча иҗтимагый тыңлаулар оештырачак.
Утырыш барышында мәгълүм булганча, республикада шәһәрдә яшәүче татарларның – 68, авылда гомер итүчеләрнең 87 проценты татарча иркен сөйләшә, укый һәм яза белә. Калада гомер итүче татарларның 1,5 проценты туган телен бөтенләй белмәвен әйткән. Урыслар арасында ике кешенең берсе диярлек татар телен аңламый. Шәһәрдә яшәүче татарларның – 87, саладагыларның 91 проценты балалары туган телен белергә тиеш дип саный.
Минтимер Шәймиев узган атнада Россия Президенты Владимир Путин Карары нигезендә илнең дәүләт милли сәясәте стратегиясенә кертелгән үзгәрешләрне хуплавын да әйтте. “Документка җитди үзгәрешләр кертелгән. Аларны уңай бәялим”, – диде ул. Дәүләт Киңәшчесе стратегияне тормышка ашыруга бәйле чаралар планының әзер булуын һәм аның тиздән федераль үзәктән килеп җитәчәген дә искәртте. Шуңа күрә, эшне озакка сузмыйча, республикадан тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. “Милли сәясәт темасы һәрвакыт әһәмиятле һәм катлаулы, чөнки барысын да алдан күреп бетереп булмый, – диде Президент. – Без үз тәкъдимнәребезне федераль планга кертергә тырышачакбыз”. Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына ике атна вакыт бирде. “Бүген ничәсе?” – дип сорады Дәүләт Киңәшчесе залда утыручылардан, Илбашы Карарының узган атнада ук имзалануына ишарәләп. Шуңа да ашыгырга киңәш итте.