tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Татар халкының этнографик мозаикасы ” фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләклиләр
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Татар халкының этнографик мозаикасы ” фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләклиләр

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Татар халкының этнографик мозаикасы ” фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләклиләр

2018 елның 21 декабрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм конкурс нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә ачылышы була.

Конкурс «татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2019 еллар)» дәүләт программасы кысаларында 3 номинация буенча үткәрелде:

  • “Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар”;
  • “Фотография-документ. Үгет-нәсыйхәт”;
  • “Рәсем”

Быел конкурска Россиянең 16 төбәгеннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан Республикасы, Татарстан һәм Кырым, Ульяновск, Самара, Свердловск, Томск, Төмән, Омск, Чиләбе, Иркутск, Оренбург, Ростов, Ленинград өлкәләреннән) 66 конкурсанттан 326 эш тәкъдим ителгән иде, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*