“Туган як”та һәм аның социаль челтәрләрендә сабантуйлар турында яңалыклар дөнья күргәч, “Әнәс Мочалида кабат сабантуй оештыра. Ә кем соң ул?” – дип безгә шушы үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр булды һәм әлеге сорау белән турыдан-туры Әнәс Әхмәт улы Фазлуллинга чыктык. Хәер, аны Уразавыл сабан туенда очраттык һәм ул безнең сорауларга ачыктан-ачык җавап бирде.
Мин гади авыл малае. 1964 елның 2 апрелендә Түбән Новгород өлкәсенең Яңа Мочали авылында туганмын. Әйе, нәкъ авылда, туган йортта якты дөньяга аваз салганмын. Ул елны кар күп булган, шуның нәтиҗәсендә авылны язгы ташкын суы чолгап алган. Шул рәвешле әнине райондагы балалар табу йортына илтә алмаганнар. Гаиләдә мин апамнан кала икенче бала булып туганмын. Әле тагы бер карында яткан ике энекәшем дә бар.
Сигезенче класстан соң, Мәскәүгә чыгып киттем. Бу 1979 ел иде. Тимер юлы техникумына имтиханнарсыз кабул иттеләр, чөнки мәктәптә “бишле” билгеләренә генә укыдым. Шушы уку йортында радиоэлемтә һәм тапшыру белгечлеге алганнан соң, армиягә барып кайттым. 1983-1985 елларда Фин чиге сагында Ватаным каршындагы бурычымны үтәдем, хәрби һәм сәяси әзерлегем яхшы булганга, армия сафларында комсомолга һәм партиягә алдылар. Бала чактан ирекле һәм милли көрәш белән мавыктым, армиядән соң кышкы многоборье белән шөгыльләндем. Шуннан булса кирәк, бүген дә кышкы аучылык белән кызыксынам. Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам һәм балаларымны да спорт белән дус булырга өйрәтәм.
Зур сабантуйлар оештырыр өчен зур акчалар да кирәк бит. Димәк, Сез – эшмәкәр?
– Шулай дип әйтергә буладыр. Бүгенгесе, Аллаһыга мең шөкер, Мәскәүдә төрле юнәлештә эшләргә сәләтле махсус йөк техникасы тупланган фирмам бар. Эшләр ярыйсы гына бара…
Ә үзгәртеп кору җилләре белән үз эшемне ачканчы, 10 ел дәвамында эчке эшләр органнарында хезмәт иттем.
Эшмәкәрлеккә сыйфатлы мебель ясау һәм сату белән кереп киттем. Бу өлкәдә тәҗрибә туплау максатын күз уңында тотып, Питер, Воронежлардан кала, хәтта Венгрия белән Испаниядә дә эшләп яшәргә туры килде. Мәскәүгә 2000 елда гына әйләнеп кайттым.
Үзгәртеп кору җилләре гадәти тормышыбызга яңа караш, яңа шартлар алып килгәнгә күрә, тагы ике югары белем алдым һәм бүгенге эшчәнлегемдә экономист белән юридик белемем бик ярап тора.
– Беренче шәхси сабантуй оештырганыгызны хәтерлисезме?
– 1992 елда булса кирәк. Колхозлар нык аксый башлаган иде инде. Ялгышмасам, ул чактагы хуҗалык рәисе Рифат Алимов белән киңәшләшкәннән соң, күп еллар Мочали тугаенда туктап торган сабантуй бәйрәмен җанландырып җибәрергә килештек. Барча бүләкләрне Мәскәүдән махсус йөк машинасына төяп кайттым. Күбрәген импорт телевизорлар һәм видеомагнитофоннар тәшкил итте. Ул заманда бу әйберләр дефицит, аларга сорау зур иде.
Хәзер сабантуйлар оештыруда авыл башлыгы Рафаил Айнуллин нык булыша, рәхмәт үзенә: әлеге идеяне күтәреп ала һәм тормышка ашырырга ярдәм итә.
Мин оештырган Мочали сабан туеның быел бишенчесе бугай. Шуңа аны иң кадерле һәм газиз кешеләремә – әти белән әниемә багышларга булдым. Әтиемә быел 90 яшь, ә әнием узган елда тугызынчы дистәсен ваклады. Шуның өстенә аларның бергә яшәүләренә дә 60 ел. Килешәсез, олуг даталар һәм аларны шулай зурлап бәйрәмләргә әти-әнием, һичшиксез, лаек!
Аннары, ике ел халык куркуда яшәде, бәйрәмнәр ясау түгел, үзара аралашу, кунак йөрешү дә тыелган иде. Авылдашларыма һәм якташларыма яңа сулыш өреп, туган нигездә кабат зур сабантуй оештыру миндә бер ел элек туды. Аллаһыга рәхмәт, шушы ниятемне тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.
Сабантуй бит ул күңел ачу гына түгел, күптән күрешмәгән авылдашлар, якташлар һәм классташлар өчен үзара очрашуга яхшы сәбәп һәм иркен мәйдан. Шул ук вакытта гасырлардан килгән милли гореф-гадәтләребезне саклау да. Ә яшьләр өчен үз парларын табуга бер дигән мөмкинлек. Шунда татар егет-кызлары, күзгә-күз очрашып, үзара элемтәләр урнаштырсын, татар гаиләләре корсын. Ә татар гаиләләрендә, билгеле, татар балалары тәрбияләнәчәк. Димәк, милләтебезгә артым булыр иде.
– Ишеткәнебезчә, Сезнең сүзләргә автор-башкаручы Ринат Рахматуллин җыр да язган. Аның язмышы ни хәлдә бүген?
– Ул җыр Мочали гимнына әверелде инде – безнең авыл халкы аны һәр мәҗлестә һәм туйда җырлый. Аллаһы кушса, аны Ринат дустым быелгысында да җырлаячак, чөнки ул нәкъ сабантуйга багышланган җыр.
– Ә тагы нинди артистлар чакырулы?
– Ришат Фазлыйәхмәтов, Татарстанның халык артистлары ИлСаф һәм Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән. Алар һәрберсе үз төркемнәре белән аерым-аерым концерт бирер. Музыкаль программа бик бай булганга, без аны 12:00 сәгатьтә башларга планлаштырабыз.
Әлбәттә, спорт ярышлары һәм милли уеннар да күп булачак. Мәсәлән, яшүсмерләр өчен көрәш 36, 45 кг үлчәм категориясендә узар. Ә олылар 66, 77 кг һәм абсолют авырлыкта көрәшер. Төп батырны традицион кучкардан тыш, 90 мең сум акчалата бүләк көтә, аның күләмен әтинең яшенә карата билгеләдем.
– Әнәс Әхмәтович, укучылары-бызның кызыксынуын канәгать-ләндерергә вакыт тапканыгыз өчен зур рәхмәт. Димәк, 17 июльдә туган авылыгыз Мочали тугаенда колач җәячәк зур сабантуйга кадәр сау булыгыз.
Олег ХӨСӘИНОВ.
ФОТОДА: Әнәс Фазлуллин Уразавыл сабан туенда матур көрәш күрсәткәне өчен сафаҗайлы райондашы Ришат Сабитовны акчалата бүләкләде.