tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында Сабантуй булып узды
Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында Сабантуй булып узды

Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында Сабантуй булып узды

Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-Ора авылында 2 июль көнне шаулап-гөрләп милли и бәйрәмебез – Сабантуй булып узды.

Бәйрәм Юрт-Ора авылы имамы Навил хәзрәт Шигабутдинов откан Россия Президенты гранты исәбенә оештырылды. Әлбәттә, оештыру эшләрендә Колыван районы һәм  Юрт-Ора авылы  хакимияте җитәкчелеге зур булышлык күрсәтте. Новосибирск өлкәсенең татар һәм башка милләт оешмалары да читтә калмады, концертта катнаштылар, сабантуй уеннарын үткәрделәр, күргәзмәләр оештырдылар, сату нокталары җәеп җибәрделәр.

Сабантуй Юрт-Ора авылының  елга янындагы мәйданынды  үтте. Анда грант исәбенә матур итеп бизәләгән сәхнә эшләп  куелган, күп санлы утыргычлар булдырылган иде. Елгага төшеп менү өчен агачтан баскыч ясалган, ял итү  беседкалары эшләнгән. Гөмүмән, сабантуй мәйдане бәйрәм үткәрү өчен кирәк булган барлык җайланмалар белән җиһазландырылган иде.

Бәйрәм көндезге 12 сәгатьтә башланып китте. Башта бәйрәм белән халыкны район хакимияте җитәкчелеге тәбрикләде, аннары тәбрикләү сүзе белән өлкә закон чыгару  җыелышы депутаты, төрле милли һәм милли-мәдәни мөхтариятләр җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Чыгышлар эшләрендә зур уңышларга ирешкән  авыл эшчәннәрен, милли оешмалар активистларын, бәйрәм оештыруда зур булышлык күрсәткән кешеләрне бүләкләү һәм рәхмәт хатлары тапшыру белән урелеп барды.

Бәйрәмнең рәсми  өлеше тәмамланганнан соң, сабантуй уеннары башланып китте. Сәхнәдә төрле коллективлар катнашлыгында зур концерт барды. Анда татар җырлары җырланды, биюләр күрсәтелде. Рус  коллективлары да бихисап булды.

Сабантуй уеннарыннан анда милли көрәш, баганага менү, капчык белән сугышу, чиләк-көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннар уйналды. Сабантуйны көтеп алган халык уеннарда теләп катнашты, бала-чага турында әйтеп тә торасы юк. Бер генэ уен да алар катнашлыгыннан башка үтмәде.

Әйтергә кирәк, вакыты вакыты белән һаваның көйсезләнеп, яңгыр явып торуы да бәйрәм тантанасын бозмады, халык таркалмады. Кулчатырлар тотып, халык мәйданда тамаша кылды,  уеннарда катнашты.

Бәйрәм тантанасы һәм сабантуй уеннары кичке сәгать 5кә кадәр дәвам итте. Ахырда “Оста куллы кызлар” ярышы оештырылды. Анда 16, 18 һәм  20 яшьлек кызлар камыр басып, токмач кисүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Бу бәйрәмдә катнашкан журналист Сания Мирхалиева хәбәр иткәнчә, Сабантуй тәмамланыр алдыннан бәйрәмнең төп оештыручы булган Навил хәзрәт Шиһабетдинов оештыру эшләрендә ярдәм күрсәткән кешеләргә бүләкләр тапшырды, аларга рәхмәтле булуын белдергән. Ул алдагы елларда да милли бәйрәмнәребезне үткәрүдә ярдәм күрсәтеп торырга вәгъдә биргән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*