Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан ишегалдында урнаштырылган махсус сәхнәдә спектакльләр күрсәтә башлаячак. Ачык һавада спектакльләр театр тарихында беренче тапкыр була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар барлык саклык чараларын да күрәчәк. Тамашачылар битлек һәм перчатка белән тәэмин ителәчәк.
Спектакльләр кичке җидедә башлана.