tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ул төпле галим иде»: Татар әдәбияты дөньясы Фәрит Хатыйповны соңгы юлга озатты
«Ул төпле галим иде»: Татар әдәбияты дөньясы Фәрит Хатыйповны соңгы юлга озатты

«Ул төпле галим иде»: Татар әдәбияты дөньясы Фәрит Хатыйповны соңгы юлга озатты

Татар әдәбияты галиме Фәрит Хатыйпов озакка сузылган авырудан соң 90 яшендә вафат булды. Фәрит ага – татар дөньясына, татар әдәбияты белеменә зур өлеш керткән шәхес. «Интертат» аны белгән төрле шәхесләрнең истәлекләрен барлады.

«Фәннең нәкъ йөген тартып алып барганнар китә»

Башкортстан дәүләт университетында татар әдәбияты бүлеге галиме, язучы, журналист Илдус Фазлетдинов Фәрит Хатыйповны шат күңелле кеше иде дип искә алды.

«Әтием-әнием – Фәрит абыйның укучылары. Алар икесе дә Фәрит абыйны бик яхшы укытучы буларак искә алалар иде. Ул „Әдәбият теориясе“ дигән бик әйбәт китап бастырган. Шушы китап буенча бүгенге көнгә кадәр татар филологиясе бүлегендә укытабыз. Әлеге китап төп кулланылыштагы китап, чыганак булып тора. Шәхсән үземә Фәрит абый белән бер тапкыр гына очрашырга туры килде. Аңа әти-әнинең сүзләрен җиткергән идем. Фәрит абый гади, эчкерсез, шат күңелле, шаян кеше булып истә калачак. Аның әдәбият белеменә керткән өлеше беркайчан да җуелмаячак. Кызганыч, зур галимебезне югалттык. Өлкәннәр китә…Фәннең нәкъ йөген тартып алып барганнар китә», — диде Илдус Фазлетдинов.

«Ул бәхетле картлык кичерде»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова Фәрит Хатыйпов белән үзе аспирантурада укыганда танышкан.

«Мин Фәрит Миргалимович белән үзем аспирантурада укыганда таныштым. Мин, рус бүлеген тәмамлап, татар әдәбияты кафедрасына килгән идем. Фәрит ага минем диссертациямнең рецензенты булды. Ул чактан ук минем белән җентекләп сөйләшкән иде. Мин диссертация өчен генә киләмме, әллә инде татар әдәбиятына үз өлешемне кертәчәкменме? Ул мине әйбәт каршы алды, авыр булачагын аңлатты. Диссертациям дә аңа ошаган иде. Хәтта диссертациямә карата сораулар барлыкка килгәч тә, ул мине яклап чыкты. Мин аңа шуның өчен мең рәхмәтле!

Аннан соң Аяз Гыйләҗевның иҗатын өйрәнгәндә, аңа карата хөрмәтем тагын да артты. Ул Аяз аганың тормышында зур роль уйнады. «Өч аршын җир» әсәрен ул яклап чыккан. Бу — аның гражданлык батырлыгы, чөнки 18 ел дәвамында аңа каршы иделәр. Халык яратты, әмма әдәбият галимнәренә өстән кушылгач, алар каршы чыгарга мәҗбүр булды. Ә менә Фәрит Миргалимович бу әсәрне җентекләп өйрәнде. Идеологик күзлектән карап түгел, ә авторның әдәби осталыгы ягыннан тикшерде. Ул менә дигән мәкалә язды. Әлеге мәкаләсендә ул үзенең фикерен төгәл итеп әйткән. Мин аны гел укыйм һәм шаккатам: бу — чын әдәби мәкалә.

Фәрит Миргалимович, пенсиягә чыккач та, кафедрага гел килеп йөрде. Аның әдәбият китапларына да сокланам. Киштәдә төрле китаплар бар: кайсыларынадыр хәтта тимиләр дә. Ә менә Фәрит абыйның китапларын мин гел кеше кулында күрәм. Аларны гел кеше укый, эзли. Фәрит ага үзенең фәнни мәктәбен дә формалаштырды. Күпме аспирантларга юл ачты.

Фәрит ага әрвакыт үз темасына тугры калды. Ул психологизм проблемасы темасын алган иде. Галим бу проблеманы шәкертләре белән төрле язучылар мисалында ачты. Күбәләк кебек бер темадан икенче темага күчеп йөрмичә, ныгытып эшләде. Ул төпле галим иде: биш ел Себердә, 10 ел Уфада эшләгән, аннары Казанга килгән. Бик тирән эз калдырган.

Аның ягымлы тавышы да хәтердә. Телефоннан берәр сорау белән шалтыратсаң, гел рәхәтләнеп сөйләшә, җавап бирә иде. Ягымлы булуы белән дә җәлеп итә иде. Шулай ук үзенең китапларының киләчәге якты булсын дип, китапханә дә булдырды. Күптән түгел, гыйнвар аенда аның 90 яшьлек юбилее булды. Аның шәкертләре, укытучылары турында мәгълүмат укып, бик шатланды.

Миргалимович бәхетле кеше иде. Социаль челтәр аша аны күп шәкертләре котлады. Себергә барып, Фәрит ага татар газетасын булдырган, язучының поэтикасы, стиль турында күпме язган. Әмирхан Еники турында да китап бастырылды. Бәхетле картлык кичерде. Урыны оҗмах түрендә булсын», — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

«Укытучы буларак, бик игътибарлы иде»

Филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов Фәрит Хатыйповның укучысы булган.

«Мин Фәрит Миргалимовичның укучысы идем. Ул әдәбият теориясе курсын алып барды. Бик әзерлекле, төпле галим иде. Укытучы буларак, бик игътибарлы иде. Без укый башлаганда, ул татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкарды. Соңгы курсларда элеккеге педагогия университетының профессоры булды. Ул һәрвакыт гадел кеше иде, безне дә шундый булырга өйрәтте. Әдәбият галиме булгач, әлбәттә, безне әдәбият дөньясына алып керергә тырышты. Безгә биргән белемнәре өчен аңа мең рәхмәт!

Соңгы елларда ул, университетта эшләмәсә дә, уку йортында уза торган чараларда еш кына катнашты. Студентлар белән дә очрашып торды. Шулай ук соңгы елларда ул татар алфавитын камилләштерү мәсьәләсе белән кызыксынды. Үзенең басмаларын әзерләде. Ялгышмасам, «Мәдәни җомга» газетасында аның алфавитны камилләштерү мәсьәләсенә багышланган берничә мәкаләсе бастырылды. Безнең дә әлеге тема буенча берничә очрашу булган иде. Кызганыч, бу мәсьәләләр, тәкъдимнәр гамәлгә ашмый калды. Әмма, миңа калса, без әле бу темага янәдән әйләнеп кайтырбыз», — дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.

Алинә Айдарова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*