Муса Җәлил исемендәге дәүләт һәм опера балет театрында беренче тапкыр узган Милләт җыены узды. Чарага илнең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез килгән. Чит илләрдә яшәүче татарлар җыенда онлайн катнашты.
Муса Җәлил исемендәге дәүләт һәм опера балет театрында беренче тапкыр Милләт җыены узды. Чарага илнең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез килгән. Чит илләрдә яшәүче татарлар җыенда онлайн катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Герое, гражданнар авиациясе пилоты Дамир Йосыпов, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина да бар иде. Җыенда катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкы стратегиясен эшләүдә катнашучыларга үзенең рәхмәтен әйтте.
– “Милләтебезнең киләчәге өчен нәрсә эшләргә, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне ничек сакларга?” дигән зур уйлардан соң, татар халкы стратегиясен төзергә кирәк дигән фикергә килдек. Бу – бик зур хезмәт, бик күп сөйләшүләр. Риза булмаган җирләр дә булды. Аңа карамастан, бүгенге көндә шушы стратегияне кабул итәргә мөмкинлегебез бар. Кем шушы эштә катнашты, үз өлешен кертте – һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Сез милләтебез өчен җаныгызны-тәнегезне биреп, нәрсә эшләп була, барысын да эшлисез. Беренче чакыруга килеп җитәсез, без барганда, каршы аласыз. Шундый милләттәшләребез булганда, милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребез югалмаячак, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында бөтен дөнья буенча 8 млн га якын татар яшәвен, аларның Россиядә сан ягыннан икенче урында торган милләт булуын һәм татар халкының киләчәге һәрберебезнең эчке максатларыннан, омтылышы һәм гамәлләреннән торуын билгеләп үтте.
– 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын куйды. Беренче көннән үк эш башланып, Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын булдырдык. Аның нигезендә галимнәр, җитәкчеләр җиң сызганып эшкә кереште. Эскизны республика районнарындаһәм чит төбәкләрдә тәкъдим иттек һәм шл ук вакытта фикер җыйдык. Фикер алышулардан соң стратегиянең проектына килеп җиттек.
Гамәл стратегиясенең төп вазыйфасы татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасында күпер салу. Аның максатлары – татарларның киләчәккә планнар билгеләүдә бай тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуны көчәйтү; ата-бабаларның бөек казанышлары белән, үзеңнең шушы халыктан булуың белән горурлану хисенә ирешү; һәрбер татарның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүе; татар халкын берләштерү, аның барлык халыклар арасында тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, – диде ул.
Милләтебезнең алдында туган телне саклау бурычы торуын ассызыклап, аның бөтен дөнья татарларының иң зур мәдәни байлыгы һәм тарихи мирасның ачкычы, мәдәни процессның өзлексезлеге һәм халыкның алга таба үсеше шарты булуын әйтте.
– Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Татар мәдәниятенең ни белән дан казаначагы, балаларыбызның бездән нинди сабак алачагы үзебездән тора. Иң мөһиме – үз халкың хакына аңлы гамәлләр кылу, – диде Милли шура рәисе.
Милли җыенда чит төбәкләрдән килгән вәкилләр дә чыгыш ясады. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшинны туган телнең язмышы борчый. Әти-әниләрнең балаларын туган тел дәресләренә йөртәселәре килмәвен ачынып әйтте. Аның сүзләренчә, тел ул – халыкның рухы да, моңы да, уй һәм тойгысы да. Россия Герое, гражданнар авициясе пилоты Дамир Йосыпов үзенең татар улы булуы белән горурлануын әйтте. – Дөнья буйлап төрле илләр-шәһәрләргә очам һәм шуны әйтә алам – бөтен җирдә дә татарлар бар, алар традицияләрен һәм телләрен саклап яши. Татарлар арасында илебез үсеше өчен зур өлеш керткән билгеле исемнәр күп һәм бу бөтен татар халкына хөрмәт уята. Милләтнең үзенчәлеген саклау аерым кешеләр, сәнгать әһелләре бурычы дип уйлый. Ата-бабаларыбыз биреп калдырган мирасны киләчәк буынга калдыру безнең барыбыздан да тора, – диде ул.
Омск өлкәсе Большеречье муниципаль районының Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина татар авылларын саклап калырга тырышырга кирәклегенә басым ясады. Омск өлкәсендә егерме татар авылы булган, бүген аларның унысы гына калган. Җирле татарларның сөенече дә бар – өлкә милли автономия проекты буенча Үләнкүл авылында, Президент гранты нигезендә, себер татары утары төзелә икән.
– Туфан абый Миңнулинның сүзләре хак: “Бердәнбер өмет көчле рухлы, динле, иманлы татар авылларында, татарның башбирмәс егетләре, кызларында”. Бүген авылны эш тәмен белгән тырыш кешеләр тота, – диде ул. Җыен ахырында чарада катнашучылар бертавыштан татар халкы стратегиясен кабул итте. – Бүген халкыбыз тормышында яңа дәвер башлана. Стратегия халкыбызның абруен күтәрергә хезмәт итәр. Яшәсен Татарстан, яшәсен татар халкы, – диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.