tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Печән базары”ның беренче көне: милли киемлеләргә – чәй, Камал артында ми давылы һәм Батуллага багышланган фильм
“Печән базары”ның беренче көне: милли киемлеләргә – чәй, Камал артында ми давылы һәм Батуллага багышланган фильм

“Печән базары”ның беренче көне: милли киемлеләргә – чәй, Камал артында ми давылы һәм Батуллага багышланган фильм

Кабан күле яр буенда урнашкан Иске Татар бистәсендә “Печән базары” заманча татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале старт алды. Традицион фестиваль быел кунакларны нәрсәсе белән шаккаттырырга җыена? Милли кием белән шәһәр үзәген кемнәр урады? Фестивальнең беренче көнендә без әнә шуларны белештек.

Беренчеләрдән булып «Печән базары»ның иң популяр мәйданчыклары — дизайн-маркет һәм фермер-маркет эшли башлады. Беренчесендә Казан, Уфа, Төмән өлкәсе, Сочи һәм Мәскәүдән килгән 50дән артык дизайнер катнашса, фудкорт мәйданчыгында бәйрәм кунакларын милли тәм-томнар, ашлар белән сыйладылар, Татарстан фермерларының продукциясен тәкъдим иттеләр.

Быелгы фестиваль үзенчәлекләренең — беренче мәртәбә уздырылучы «Милли кием көне». Бүген «Печән базары» узучы мәйданчык үзебезчә, милли орнаментлы киемнәр кигән туташ һәм егетләр белән бизәлгән иде. Бәйрәмчә итеп киенеп килүчеләрне тәмле чәй һәм алма белән сыйладылар.

— Милли киемле яшьләрнең күп булуы сөендерә. Без чәй белән сыйлагач, алар шулкадәр ошатып һәм кабаттан килеп, әти-әниләренә, якыннарына да үләнле чәй сатып ала. Быел продукциябез белән кызыксынучылар артты, — дип сөйләде чәй эчү йоласын уздыручылар.

Алар янына килгәч, үземне XX гасыр башына эләккәндәй хис иттем. Бер төркем яшь егетләрнең гапләшә-гапләшә чәй эчеп утырулары шул чактагы «көфер почмагы»на охшап китте хәтта. Әллә киемнәре, әллә кулларын күккә чөеп, ни турындадыр сүз куертулары — рәвеше шуның төсле, кыскасы.

Милли киемнән килүчеләр арасында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова да бар иде. «Татар булмасам да, татар киемен киясем килде. Милли костюмда йөрү көнкүреш киеменнән уңайлырак та хәтта», — дип уртаклашты ул.

Без үзебездән артык кәнагәть, шуңа күрә үсә” алмыйбыз”

Бераз соңрак лекторийлар башланды. Аларны Беларусь музыкантлары турындагы лекциясе белән Рәдиф Кашапов ачып җибәрде.

Безнең Беларусь белән тел мәсьәләсендәге вәзгыять охшаш, шуңа да мин нәкъ шушы темага алындым. Моңа соңгы вакыйгалар да этәргеч булды, — дип искәртте Yummy Music лейблының креатив директоры.

Кичке сәгать алтыга кадәр сузылган лекцияләрне ачык һавадагы ми давылы йомгаклады: анда катнашучылар татар телен комадан чыгару турында сөйләштеләр. «Давыл» купкан мизгелдә «Без үзебездән артык кәнагәть, шуңа күрә үсә алмыйбыз» фикере яңгырады. Мондый дискуссияләрне тыңлаучылар күбрәк тә булса…

Үткән, бүгенге һәм киләчәк — базарда бар да бар. 

Елдагыча, «Печән базары»нда кунакларны Татар бистәсе яшәеше һәм тарихы белән таныштыручы экскурсияләр узды.

Урам буйлап «Гәҗит сатам» дип кычкыручылар, милли киемле егет-кызлар йөрде, ишегалларында йолалар күрсәтелде, «Тукай чордашлары» шигырьләр укыды. Татарстан Республикасы Суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүенә 30 ел тулуга багышланган интерактив әнә шулардан гыйбәрәт иде.

Моннан тыш, төрле почмакта балалар мәйданчыклары да эшләде. Остаханәләр, өстәл уеннары, китаплар уку — нәни кунаклар өчен барысы да бар иде.

«Печән базары»ның музыкаль өлеше кичке сәгать алтыда башланды. Кабан күленең йөзмә сәхнәсендә Taraf, Азат Гыймадиев, Рәдиф Кашапов, Ислам Сатыров, Shanu чыгыш ясады.

Фестивальнең беренче көне Илшат Сәетовның «Алтын битлек» яулаган биюче Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» фильмын күрсәтү белән төгәлләнде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*