Конференция елдан-ел популярлык казана бара, анда катнашучылар саны арта һәм географиясе=е дә киңәя. Быел ул инде 14 нче тапкыр уздырылды һәм быел да анда Татарстан районнары һәм шәһәрләренән генә түгел, илебезнең Саха Якутия, Таулы Алтай, Дагыстан республикаларыннан да укучы яшьләр бик теләп катнашты. Конференциядә күтәрелгән проблемаларга чит илләрдән дә, мисал өчен, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Кытай яшьләренең дә кызыксынуы булу игътибарга лаек. Конференциядә барлыгы 170ләп кеше катнашты.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне кысаларында “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган халыкара конференция узды.
Конференциянең ачылыш тантанасында катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтның директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллина, Институтның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов сәламләде, алар яшь тикшеренүчеләргә зур фәнни ачышлар һәм конференция эшендә уңышлар теләде.
2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителгән иде. Бу уңайдан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, күп кенә чит илләрдә күргәзмәләр оештырган рәссам-каллиграф Гөлназ Исмәгыйлованың чыгышы һәм күргәзмәсе катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Пленар утырышта филология фәннәре докторы Л.И.Минһаҗева, филология фәннәре кандидатлары Ф.Р.Сибгаева, М.М.Хәбетдинова докладлары тыңланды; Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеме укытучысы, филология фәннәре кандидаты Чулпан Зарипова-Четин белән видеоэлемтә дә гаять урынлы булды.
Мәктәп укытучылары өчен «Хәзерге мәктәптә балалар әдәбиятын өйрәнү мәсьәләсе» темасына М.М.Хәбетдинова методик семинар үткәрде. Конференциядә катнашучылар чыгышларның төпле, эчтәлекле һәм бик тә мәгълүматлы булуын билгеләп үттеләр.
Секция утырышларыннан соң катнашучылар Г.Кариев исемендәге театр бинасында Минзәлә татар дәүләт драма театрының язучы З.Бигиев әсәре буенча куелган “Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә” спектаклен тамаша кылды.
Фәрит Нурмөхәммәтов
Чыганак: shahrikazan.ru