tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Татарстанда хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Татарстанда хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

14 нче майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырыла.

Конкурс мөселманнарны хакыйкый Ислам белеменә тарту, шулай ук мөслимәләрдә Коръән буенча белем дәрәҗәсен арттыру һәм Коръән ятларга омтылышларын үстерү максатыннан үткәрелә. Әлеге бәйге Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөслимәләр арасында иң яхшы укучылар һәм Коръән хафизларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Төп бүләк – гомрәгә юллама. Шулай ук һәр номинациядә җиңүче өчен 50 000 сум премия, район башлыгы исеменнән ноутбук яки 30 000 сум премия кебек бүләкләр каралган. Алдынгы урыннарга чыгучылар шулай ук кыйммәтле призлар, ә барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алачак.

Бәйге 2 этапта баллар белән бәяләү системасы буенча узачак:

– сайлап алу туры – 13 нче майда 10:00 сәгатьтә “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында;

– төп тур – 14 нче майда 07:30 сәгатьтә Урыссу бистәсе, Урыссу урамы, 60 нчы йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният йортында үткәреләчәк.

Сайлап алу турында 2023нче елның 30нчы мартына кадәр заявка биргән, шулай ук конкурсның башлану вакытына килеп җиткән барлык теләгән кешеләр катнаша ала. Финал турына һәр номинациядә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 7шәр мөслимә узачак. 12 хатын-кыз җиңүче булачак.

Катнашучылар үз белемнәрен дүрт номинациядә күрсәтә алачак:
1. Коръәннең 3 (28, 29, 30) җүзен яттан белү.
2. Коръәннең 5 (26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.
3. Коръәннең 7 (24, 25, 26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.
4. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Моннан тыш, катнашучылардан мәхраҗ һәм тәҗвид кагыйдәләрен; шулай ук Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белү таләп ителә.

Бәйгедә Россия мөселман хатын-кызлары катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Һәр районнан яки уку йортыннан бер номинациядә ике конкурсант кына катнаша ала.

Гаризалар 2023 елның 30 нчы мартына кадәр кабул ителә. Гариза белән анкетаны һәм паспорт күчермәсен +79245805172, +79274826912 телефоннарына җибәрергә кирәк. Барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89274826912, 89274782509.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*