tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Айдар Хәлимнең «Көчле кеше» исемле иҗат кичәсе үтте
Чаллыда Айдар Хәлимнең «Көчле кеше» исемле иҗат кичәсе үтте

Чаллыда Айдар Хәлимнең «Көчле кеше» исемле иҗат кичәсе үтте

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында олпат әдип, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айдар Хәлимнең «Көчле кеше» исемле иҗат кичәсе үтте.

Чарага китапхәнәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, каләмдәшләре, әдәбият сөючеләр килгәннәр иде. Шулай ук Уфадан танылган фоторәссам Фәрит Гыйльмияр да булды.

Чаллы шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов шәһәр хакиме Н.Г. Мәһдиевтан котлау адресын җиткерде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары — Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин Айдар Хәлимнең киң колачлы ижаты турында сөйләде һам истәлекләр белән уртаклашты.

Татарстанның атказанган артисты Нияз Хамматшин, җырчы Инзилә Сәлимова, Флюрә Талипова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Дания Нигъмәтҗанова һәм Асия Ахметшина шагыйрьнең сүзләренә җырлар башкардылар.

Кичә оешкан төстә бер тында үтте. Айдар Хәлимнең үз шигырьләрен укуын тамашачылар аеруча ошаттылар.

Кичәне Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскаров һәм Миләүшә Имамова алып бардылар.

Тамашаның сценарий авторы — Лилия Гыйбадуллина, сәхнәгә куючы – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*