tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген «СалаваTIK»лар Арчада концерт куя
Бүген «СалаваTIK»лар Арчада концерт куя

Бүген «СалаваTIK»лар Арчада концерт куя

Бүген Арчада «СалаваTIK» балалар төркеме Халыкара туган тел көне уңаеннан Арчада концерт куя. Бу турыда «Татар-информ»га «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, «СалаваTIK» төркеменә иң күп язылучылар Арча районыннан. «Татарстанның иң күркәм районнарыбызның берсе – Арча. Бүген монда зур концерт бирәбез. Нәкь менә биредә язылучылар саны – иң күбе. Татар телен дә биредә камилрәк беләләр. Шуңа күрә, без Казанда гына ятмыйк дип, үзебезгә кечкенә генә гастроль оештырдык», – дип сөйләде ул.

Концерттан соң, «СалаваTIK»лар Әлифба музеена юл тота. Анда «Күңелле Әлифба» җырын презентациялиләр. Килгән кунаклар Әлифба китабы тарихы белән таныша алачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*