Ульян–Казан юллары
XXII Федераль Сабан туена Россия тәбәкләреннән 500 гә якын делегат килде: алар арасында татар-милли мәдәни автономияләре вәкилләре, сәнгать осталары, үз җирлекләрендә милли мәдәниятебезне һәм телебезне саклап калуда актив катнашкан милләттәшләребез бар иде.
«Федераль Сабантуй статусы, әлбәттә инде, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән делегацияләрнең катнашуыннан гыйбарәт. Бүгенге көндә бу – Россия Федерациясенең 65 регионы, татар иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре», – дип сөйләде Сабан туена багышланган матбугат конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Иртә таңнан юлга чыккан Казан кунакларын күрше төбәктә җыр-бию, тәм-томнар белән Ульяновск шәһәренең Засвияжск районы вәкилләре каршы алды. Бүген шәһәргә төрле тарафтан машиналар агыла: алар һәрберсенә бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары утырган. Менә Мордовиядән килгән делегацияне дә матур итеп шәһәрнең Железнодорожный районы каршы алган. Ульян татарларының кунакчыллыгы, милли бию көйләре автобуста йокымсырап киткән халыкны уятып җибәреп, ямь-яшел Ульян–Казан юлларыннан олы бәйрәмгә – Сабан туе мохитенә алып кереп китте.
Атлар килә чабыштан…
17 июнь көнне шәһәр халкы һәм кунаклары Сабан туеның аерылгысыз бер өлешен – ат чабышлары карау өчен ипподромга җыелды. Ярышка илебезнең 13 төбәгеннән 50 катнашучы килгән. Ипподром директоры Наталья Канакова сүзләренчә, чарада Татарстан һәм Чуашстан Республикаларыннан катнашучылар бар, шулай ук Мәскәү һәм Тамбов ипподромнары вәкилләре дә биредә.
Кунакларга ярышның программасын тараталар. Чабышкыларның исемнәрен генә күр әле син! «Шэрами», «Кофеин», «Кентавр», «Песня», «Удача», «Комплимент», «Чудесная принцесса» һәм башкалар. Атлар бүген зәвыклы итеп бизәлгән, һәркайсының үз холкы: бер чабышкы ярышлар башлануны да көтмичә тузан туздырып йөгереп торса, икенчесе исә җирне тикшергәндәй әле анда, әле монда тыпырдап карый – юл яхшымы бүген, янәсе.
Ярыш башлануга сигнал бирүгә үк, кояшта ялтырган ат яллары һәм җайдак утырган арбаның төрле-төсле тәгәрмәчләре генә күз алдыннан очып уза кебек. Халык шау-гөр килә, дикъкать белән алып баручыны тыңлый, апа-абыйлар программаның сары битләрендә катнашучыларның исемнәрен барлый, көч биреп торалар. Чабышларга әллә ни исе китмәс кунаклар да мәйданнан карашын ала алмый. Атларның көче һәм тизлеге һәркемне таң калдыра. Кулларындагы телефоннарын бер читкә алып, кара күзлекләрен дә төшереп куярга онытып халык чабышкыларны күзли – трибуналар гөрли. «Кан тарта» дип юкка гына әйтмиләрдер, мөгаен: халкыбызның тормышы гасырлар буена атлар белән бәйләнгән булган. Ипподромга килеп горур атларны күргәч бала-чагадай шатлана тамашачы…
Атлар бер-берсеннән чак кына калышып киләләр. Алда барган чабышкы финишка «очып» кергәндә җайдак тамашачыларга кул болгап уза… Беренче!
Катнашучылар төрле бүләкләр өчен ярыша: Бөтенроссия Сабан туе бүләге, Татарстан Республикасы бүләге, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы бүләге, Ульяновск өлкәсе Губернаторы бүләге, Казан шәһәре бүләге, Ульяновск шәһәре бүләге, Ульяновск ипподромы бүләге һәм башкалар
Беренче ярышта Бөтенроссия Сабан туе бүләгенә җайдак Андрей Вилкин һәм аның «Шэрами» кушаматлы чабышкысы лаек булды. Җиңүчене Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүләкләде.
– Ульяновскида чабышлар өчен һәртөрле һава торышына чыдам юл ясалды. Бу – зур байлык. Бүген атның токымы, әзерлеклеге һәм, әлбәттә, чабышкы белән идарә итү сәләте җиңү китерде, – дип сөйли Андрей Вилкин.
Татарстан Республикасы бүләген исә җайдак Раил Габдрәшитовка Ульяновск өлкәсе татар-милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин тапшырды.
Липецк өлкәсеннән килгән Греханов Виктор Татарстан Республикасының Түбән Кама районы бүләген отты.
– Җиңү яулагач, ярышлар уңышлы санала инде, – дип елмая ул.
Ат чабышлары тамашачыларга Сабан туеның ике көненә дә җитәрлек дәрт бирде.
«Сабан туе безне сөендерсен һәм берләштерсен!»
Кичкә таба кунаклар «Губернаторский» Халыклар дуслыгы Сараена килде. Биредә аларга Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталарының концерты тәкъдим ителде. Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте. Ул Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русскихка, шәһәр җитәкчелегенә һәм халкына рәхмәт белдерде.
– Без Федераль Сабан туен оештыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. «Сабантуй планета буйлап атлый» дибез. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм: Сабан туе безне сөендерсен һәм берләштерсен! – дигән теләкләрен җиткерде ул.
Халык концерттан чыкканда шәһәрдә кояш батып килә иде. Кичке эңгер-меңгергә төренгән Идел буенда басып төшкән фотолар кунакларның телефоннарында сакланып калды…
«Үз күңелебезне үзебез күреп йөрибез»
Сабан туеның икенче көне шәһәрнең Җиңү Паркында гөрләде. Монда иртә таңнан ук Ульяновск өлкәсенең төрле җирлекләре һәм Татарстанның Түбән Кама районы тарафыннан оештырылган күргәзмәләр, аш-су һәм сату нокталары эшләде.
– Сабан туйларында ел саен катнашабыз, бер дә калган юк. 2016 елда Кулаткыга барган идек Сабан туена. Районыбызда «Венок дружбы» бәйрәмен дә үткәрәбез. Бүген үзебез пешергән милли ризыклар белән килдек, – дип сөйли өлкәнең Ульян районыннан килгән Рәдинә Гимаева. – Мин үзем Яңа Бидәнгә авылында китапханәче, китапханәдә тарихка багышланган күргәзмә ясап куйган идек. Шул күргәзмәгә җыйган әйберләрне дә, чиккән сөлгеләрне дә, китаплар да алып килдек. Яшьләр күрсен, белсен, онытмасын дип тырышабыз. Авылдашларыбыз, бөтен районнан милләттәшләребез килде, һәрберебез милли ризыклар пешердек.
Чынлап та, табында ниләр генә юк! Пәрәмәч, өчпочмак, кош теле, чәкчәк, бавырсак дисеңме – милләттәшләребез тырышкан!
Сабан туе мәйданы җыр-моңга күмелгән. Мәйданның нәкъ уртасында – үзләрен «Кыңгыраулы гармун моңнары» дип атаган ансамбль. Осталар гармунның бер төймәсенә басып җибәрә дә, көйгә җиз кыңгырау тавышы үрелеп китә… Иң кызыклысы – бу төркемнең әгъзалары төрле-төрле районнарда һәм төбәкләрдә яши.
– Безнең ансамбль шундый ансамбль – үз күңелебезне үзебез күреп йөрибез. Без төрле районнардан – Балтач районыннан икәү, тагын беребез Чаллыдан, икесе – Мамадыштан, берсе Сабада, ә берсе Ульянда яши. Ульянда яшәүче Фиргать абзый безнең якларга кайткач шушы Сабан туена чакырды, – дип сөйли үзе Балтач районында яшәүче Хөсәенов Шәрипҗан. – Гел очрашып торабыз, Сабада гына булган юк әле менә… Авылда яшәгәч печәнен әзерләмичә дә булмый, эш күп вакыт хәзер. Ләкин менә шулай бәйрәмнәрдә гел күрешәбез, уйныйбыз, җырлыйбыз, – ди ул.
Ә Чиләбе өлкәсеннән бәйрәмгә «Сандугачлар» төркеме килгән:
– Без бүген Иске Кулаткы районы белән бергә: аларга ярдәм итәбез, җырлар җырлыйбыз. Шәһәр халкы бик кунакчыл: поезддан төшкәндә үк чәкчәкләр белән, гармуннар уйнатып каршы алдылар. Бирегә яңа танышуларга өметләнеп, яхшы кәеф белән матур бәйрәм карарга килдек, – дип сөйли Фатыйма Васильева.
«Сабан туе халкыбызның гореф-гадәтләрен, динен һәм тарихын сакларга ярдәм итә»
XXII Федераль Сабан туена Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев кебек мөхтәрәм кунаклар килде. Кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Волга» ансамбле егет-кызлары чәкчәк һәм икмәк белән каршы алды.
Тантаналы ачылыш татар милли гореф-гадәтләрен бәян итүче театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.
Рәсми чыгышлар башланганчы җыелган тамашачыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның тәбрикләвен укып җиткерделәр.
Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул тамашачыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады һәм Ульяновск өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
– Сабантуй – татарлар өчен генә түгел, һәрберебез өчен бәйрәм. Бүгенге көндә ул Россиянең 58 төбәгендә һәм 35 чит илдә билгеләп үтелә. Сабан туе безгә татар халкының гореф-гадәтләрен, динен һәм тарихын сакларга ярдәм итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бәйрәм кунакларын шулай ук Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских сәламләде:
– Сабантуй – якты, көтеп алынган һәм матур бәйрәм, – диде ул.
Ачылыш тантанасында Ульяновск өлкәсе Федераль Сабантуй символын – «Тулпар атны» Кемерово өлкәсенә тапшырды. Әлеге уникаль символ инде 22 ел буена төбәктән төбәккә күчеп килә.
Рәсми рәвештә XXII Федераль Сабантуйның флагын Россиянең атказанган табибы Сәйдәш Шәмсетдинов күтәрде.
Тантаналы ачу бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Биредә Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус ачкычлары тапшырылды.
Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин Сабантуй – татарлар өчен бик мөһим бәйрәм, дип билгеләп үтте. Быел ул өч датага багышланган.
– Беренчесе – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, беренче татарча басма китап – Петр I Манифесты басылуга 300 ел, бу китап Әстерханда нәшер ителә, һәм өченчесе – СССРның йөз еллыгы, – дип сөйләде ул.
«Ак сөлгеләр уйнап тора көрәшчеләр билендә…»
Сабан туеның күрке – көрәш. «Сабантуй батырына Татарстан Президенты бүләге – «Лада Гранта» машинасы биреләчәк», – дип ассызыклаган иде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе.
Федераль Сабан туеның батыры исеменә Ульяновск өлкәсе спортчысы Сергей Павлик лаек булды.
— Быел мин беркайда да көрәшмәдем, бу – беренче ярышым. Җиңүемә ышанып килдем. Татарстан спортчысы белән көрәшергә туры килүе – гаҗәп тә түгел. Без алар белән Сабантуйларда һәрвакыт очрашабыз. Көрәш — күпмилләтле спорт. Ярышлар өчен һәркемгә дә рәхмәтләремне белдерәм. Минем өчен якыннарым, дусларым җан атып торды, тренерым – Фәнис Җаббаров минем өчен барыннан да ныграк борчылды дип уйлыйм, – дип сөйләде җиңүче.
35 яшьлек Сергей Павлик – танылган көрәшче, ул көрәш белән инде 20 ел шөгыльләнә. Көрәш буенча ун тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы һәм 2013 елгы Казан Универсиадасында билбау көрәше буенча ике тапкыр чемпион булган шәхес. Күренекле спорт казанышлары өчен РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Ульяновск өлкәсенең Көрәш федерациясе вице-президенты Фәнис Җаббаров сүзләренчә, келәмгә Россиянең 25 төбәгеннән 92 көрәшче чыкты.
– Иң әзерлеклеләр спортчылар – Татарстан, Башкортстан Республикалары, Ульяновск өлкәсе вәкилләре. Араларында бик көчле, җитди көрәшчеләр бар, – диде ул.
«Илне иңләп бәйрәм килә, безнең туган якларга…»
Бәйрәм кунаклары арасында Пенза өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров та бар.
– Безне бик хөрмәтләп каршы алдылар, яхшы кәеф бүләк иттеләр. 2024 елда Федераль Сабан туе Пенза өлкәсендә узачак. Мин бәйрәмнең оештырылуына игътибар итәм, тәҗрибә туплыйм. Бәйрәм бик матур, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин зур эш башкарган. Һичшиксез, Бөтендөнья татар конгрессы илебезнең төрле өлкәләрендә мондый зур чаралар оештырып зур эш эшли, – диде ул.
Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев билгеләп үткәнчә, узган ел Кемерово шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән беренче Халыкара шахтерлар Сабантуе узды. Киләсе елда исә Кузбасста XXIII Федераль Сабантуй һәм III Халыкара шахтерлар Сабантуе узачак.
Сабантуйлар дәвам итә икән, димәк, халкыбызны берләштерүче ямьле бәйрәмнәр үкәрелеп, дуслар очрашып, милләттәшләр күрешеп торачак.
Ләйсән Хәерова