tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Кузбасс Батырын” бүләкләде
Васил Шәйхразыев “Кузбасс Батырын” бүләкләде

Васил Шәйхразыев “Кузбасс Батырын” бүләкләде

Кузбассның Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе уза.

Бәйрәмнең иң көтеп алынган чараларның берсе – “Кузбасс Батыры” көрәш турниры.

Сабан туеның абсолют батыры Татарстан спортчысы Муса Галләмов булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиңүчегә Татарстан Республика Президенты исеменнән бүләк – Лада Гранта автомобиле ачкычын тапшырды.

II Халыкара шахтерлар Сабан туена мәртәбәле кунаклар килде: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев. Биредә Татарстан һәм Кемерово өлкәсе сәнгать осталары концерт программасы тәкъдим иттеләр, төрле халык вәкилләре үз мәдәнияте белән таныштырды, милли киемнәрдә иң зур әйлән – бәйлән уены оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*