tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Новокузнецкида II Халыкара шахтерлар Сабантуе узды
Бүген Новокузнецкида II Халыкара шахтерлар Сабантуе узды

Бүген Новокузнецкида II Халыкара шахтерлар Сабантуе узды

Сәүдә мәйданчыклары, төрле халыкларның мәдәниятен яктыртучы күргәзмәләр,  милли көрәш мәйданы һәм башка объектлар Театр мәйданында һәм Металлурглар бакчасында урын алды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев һәм башка мөхтәрәм кунакларны җыр һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Кунакларга татар түбәтәйләре кидереп, халык бәйрәме –  Сабан туена чакырдылар.

Рус, татар, шор, телеут һәм башка халык вәкилләре кунакларны үз гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Сабан туеның бөтен матурлыгы шунда: бәйрәм төрле милләт вәкилләрен, төрле яшьтәге кунакларны берләштерә, җылы хатирәләр бүләк итә.

Рәсми ачылыш шахтерлар парадыннан башланды, анда Алтай, Приморье, Пермь крайларыннан, Коми Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан, Новосибирск, Оренбург, Томск һ.б. өлкәләрдән хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты.

Шулай ук биредә Казахстан, Кыргызстан һәм Донбасс кунаклары да булды. Кунаклар хезмәт ветераннарын, күмәк стажы 300 елга җитә торган хезмәт династияләрен һәм хәзерге вакытта шахтер һөнәрен дәвам итүче шахтерларны алкышладылар.

Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевка, шәһәр җитәкчелегенә, бәйрәмне оештыручыларга һәм шәһәр халкына рәхмәт белдерде.

– Бүген без Сабан туен Кузбасс җирлегендә уздырабыз. Сабантуй татарлар өчен генә түгел, һәркем өчен бәйрәм ул. Безнең илебез – күпмилләтле. Сабантуй халыкларга үз мәдәниятен күрсәтергә, гореф-гадәтләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Без монда яшәүче ватандашларыбызны күрергә бик шат. Кузбасс Россия үсешенә зур өлеш кертә. Киләсе елда монда Федераль Сабан туе гөрләп узачак! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кунакларны шулай ук Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев сәламләде:

-Быел без Россиядә күмер сәнәгатенең 300 еллыгын бәйрәм итәбез. Татарстанда булганда миңа татар- шахтерларның Кузбасска ничек килүләре турында сөйләделәр. Алар – шахтага акча эшләргә килүче, үз гаиләсен тәэмин итүче кешеләр булган. Алар монда хезмәт куйганнар. Без һәрвакыт тату яшәдек, Кузбас җирендә 150 милләт яши. Без һәрвакыт бердәм булып илебезне төзедек. Шахтерлар Сабан туе – барлык милләтләрнең бәйрәме. Без хезмәт кешеләре хөрмәтенә Сабантуй үткәрәбез!

Шулай ук биредә Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе дәүләт бүләкләре тапшырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, үз иленә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән Кузбасс халкы “Дуслык әйлән-бәйләне”ндә берләште.

Кузбасста 150дән артык милләт үз мәдәниятләрен бер-берсе белән уртаклашып яши. Бүген алар яңа рекорд куйдылар: милли кием кигән төрле халык вәкилләре иң зур әйлән-бәйлән оештырды.

Кузбасс, Воркута, Донбасс һәм Татарстан арасында тарихи элемтә бар. Биредә эшчән, героик шахтер язмышы белән берләшкән халык яши. Бәйрәм матур концерт номерлары белән дәвам итте. Сабан туеның төп чараларының берсе – милли көрәш буенча “Кузбасс Батыры” турниры. Җиңүчегә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләк – Лада Гранта автомобиле тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*