tatruen
Баш бит / Слайдер / Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе башлана
Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе башлана

Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе башлана

Бүген Новокузнецк шәһәренең Театр мәйданында һәм Металлурглар бакчасында II Халыкара шахтерлар Сабан туе уза. Бәйрәмгә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 60тан артык делегат килде. Шахтерлар, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Алтай, Приморье, Пермь крайларыннан, Коми, Татарстан Республикасыннан, Новосибирск, Оренбург, Томск, Сахалин, Свердловск өлкәләреннән килгән иде. Шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Донбасс кунаклары да бар.

Бүген кунаклар өчен концерт программасы тәкъдим ителәчәк, Кемерово өлкәсендә яшәүче халыклар гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмәләр эшли, милли көрәш буенча “Кузбасс Батыры” турниры узачак, традицион уеннар оештырыла.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевның һәм башка мөхтәрәм кунакларның катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*