tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Кузбасска килде
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Кузбасска килде

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Кузбасска килде

Татарстан Республикасының Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Кузбасста. Иртәгә, 26 июньдә Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Анда үз гомерен күмер чыгаруга багышлаган татар шахтерлары катнаша. Шулай ук Россия төбәкләреннән, Казахстан, Кыргызстан, Луганск Халык Республикасы һ.б. җирләрдән дә әлеге һөнәр ияләре җыелачак. Сабантуй программасы күпъкырлы: биредә Татарстан һәм Кемерово өлкәсенең сәнгать осталары катнашында концерт, балалар Сабан туе, көрәш, төрле милли уеннар оештыру күздә тотыла.
Милли бәйрәмебездә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Кузбасс губернаторы Сергей Цивилевның катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*