tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара шахтерлар Сабан туе делегатлары Новокузнецк шәһәре белән танышты
Халыкара шахтерлар Сабан туе делегатлары Новокузнецк шәһәре белән танышты

Халыкара шахтерлар Сабан туе делегатлары Новокузнецк шәһәре белән танышты

Бүген Халыкара шахтерлар Сабан туе делегатлары – шахтерлар һәм Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды.

“Шәһәр – бакча” дип атый Новокузнецк шәһәрен Владимир Маяковский. Кунаклар бүген Новокузнецк крепосте музей-тыюлыгы, Новокузнецк өлкәсенең туган якны өйрәнү музее, Ф. М. Достоевский әдәби-мемориаль музее һ. б. белән танышты.

Туган якны өйрәнү музеенда делегатларга күмер бассейны территорияләрен үзләштерү тарихы, биредә яшәүче халыклар турында сөйләделәр. Экскурсовод бу җирләрдә яшәүче шор халкын кайчандыр “кузнец татарлар” дип аталганын бәян итте.

Иртәгә, 26 июльдә, шәһәрдә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Бәйрәмгә Россия төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Кыргызстаннан, Донбасстан 60тан артык делегат килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*