tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак
Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак

Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак

26 июньдә Новокузнецк шәһәрендә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Анда үз гомерен күмер чыгаруга багышлаган татар шахтерлары катнаша. Шулай ук Россия төбәкләреннән, Казахстан, Кыргызстан, Луганск Халык Республикасы һ.б. җирләрдән дә әлеге һөнәр ияләре җыелачак. Татарстаннан да Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация килде.

Сабантуй программасы күпъкырлы: биредә Татарстан һәм Кемерово өлкәсенең сәнгать осталары катнашында концерт, балалар Сабан туе, көрәш, төрле милли уеннар оештыру күздә тотыла.

Милли бәйрәмебездә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Кузбасс губернаторы Сергей Цивилевның катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*