tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация килде
Новокузнецк шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация килде

Новокузнецк шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация килде

Бүген Новокузнецк шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация килде.

26 июньдә биредә II Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һ. б. килүе көтелә.

Кузбасста Халыкара шахтерлар Сабан туе – төбәк өчен уникаль вакыйга, ул икенче тапкыр үткәрелә.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  катнашачак.

Сабантуй – элек-электән язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган халык бәйрәме. 2021 елда Кузбасс хакимияте Кемерово өлкәсендә дә шундый тантана үткәрергә карар кыла. Шулай итеп, Кузбасста Халыкара шахтерлар Сабан туе барлыкка килде, аны беренче тапкыр 27 июнь көнне Кемерово шәһәрендә билгеләп үттеләр.

Көн дәвамында драма театры мәйданында, Металлурглар бакчасында һәм Металлурглар проспектында бәйрәм узачак. Программада балалар Сабантуе үткәрү, кунаклар өчен күңел ачу һәм сату нокталары эше, көрәш ярышлары һәм башка чаралар каралган. Чарага илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 60тан артык делегат килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*