Бүген, 2 июль, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе гөрләп уза.
Киң мәйданда татар ишегаллары җәелеп киткән. Милли тастымаллар җәелгән өстәлләрдә татар халкының милли ашамлыклары, халкыбызның милли бизәкләре, нәфис кул эшләре тәкъдим ителгән.
Шулай ук, Сабан туенда авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлекләр күргәзмәсе бар.