tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Кариев исемендәге театрда «Ал җилкәннәр» премьерасы булачак
Габдулла Кариев исемендәге театрда «Ал җилкәннәр» премьерасы булачак

Габдулла Кариев исемендәге театрда «Ал җилкәннәр» премьерасы булачак

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры киләсе 36 нчы сезонда тамашачыны «Ал җилкәннәр» премьерасы белән сөендерәчәк. Режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. 30 нчы июнь 18:30 сәгатьтә булачак премьераның ачык репетициясенә чакырабыз.

Александр Гринның «Ал җилкәннәр» повесте моннан нәкъ йөз ел элек – 1923 нче елда язылган. Кариев театры куелышы – танылган мәхәббәт тарихын тагын бер тапкыр искә төшерү мөмкинлеге. Ал җилкәннәр ул – символ, метафора, фантазиянең чынбарлыкка әйләнүе. Һәм бу чынбарлыкны хыял түгел, ә кешенең акылы, хезмәте, куллары тудыра. Грей ал җилкәннәрне тылсымлы таякчык ярдәмендә барлыкка китерми бит. Хыяллар чынга аша, бары тик ышанырга һәм ул хыялны якынайту өчен кулдан килгәнчә тырышырга гына кирәк.

Ассоль белән Грей хикәяте Кариев театры сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә: тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнә, зал диңгезгә әверелә, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудыра, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләреннән күзәтә ала! Спектакльнең жанры феерия дип билгеләнгән. Һәм сезне Кариев театры сәхнәсендә чын мәгънәсендә әкияти, тылсымлы тамаша көтә!

Спектакль «Бердәм Россия» грантына куела.

12+

Спектакльнең иҗат төркеме:

Инсценировка авторы һәм тәрҗемәче – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова

Сценограф – Анна Новикова

Костюмнар буенча рәссам – «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Фәгыйлә Сельская

Композитор – Йосыф Бикчәнтәев

Ут куючы рәссам – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Евгений Ганзбург

Хореографлар – Артур Шәйдуллин һәм Григорий Кириллов

Хормейстер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова

Музыкаль бизәлеш – Сергей Алаев

Видеограф – Максим Кунин

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*