tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар интернеты алга барсын дисәк
Татар интернеты алга барсын дисәк

Татар интернеты алга барсын дисәк


29 июньдә “Татнетны үстерү Фонды” оешмасы химаячеләр советының XVIII утырышында агымдагы елда башкарылган эшкә йомгаклар ясалды, якын киләчәктә башкарыласы эш планын һәм устав-оештыру мәсьәләләре каралды. Компьютер техникасы белгече Раиль Гатауллин инициативасы белән төзелгән бу әһәмиятле фонд һәм коммерцияле булмаган оешма укытучыларга һәм укучыларга татар телендә эшләүче һәм татар милләтен чагылдыручы интернет ресурсларына методик ярдәм күрсәтәләр, “әдәби сабантуйлары”, фәнни конференцияләр үткәрә, фәнни-методик җыентыклар, альманахлар чыгара.

Бу фонд һәм портал хезмәткәрләре татар интернетын үстерү юнәлешендә киң колачлы эшне дәвам иттереп, мәгариф, мәдәният, матбугат органнары белән хезмәттәшлек итәләр.

Камал исемендәге академия театры директоры Илфир Якупов җитәкчелегендәге Химаячеләр советы әгзалары – Татарстан фән һәм мәгариф Министры урынбасары Минзәлия Зарипова, элемтә һәм санлаштыру минстрлыгы вәкиле Тимур Аширалиев, интернет белгече Фәргат Фәткуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы Римзил Вәлиев, журналист Әлфия Миннуллина “Татнетны үстерү Фонды”,”Белем.ру” порталы эшчәнлеген, киләчәктә башкарылачак эш планнарын хупладылар.
Утырышта оешманың Уставына үзгәрешләр кертелде, аның химаячеләр советы җитәкчесе Илфир Якупов, директоры Раиль Гатауллин үз вазифаларына яңадан сайландылар.
Утырышта татар интернетын иҗтимагый тормышта куллану, сәхифәләрне киңәйтү, милли оешмаларны, бигрәк тә яшьләрне татар ресусларына җәлеп итүнең мөһимлегенә игътибар бирелде. Бу эшне эзлекле рәвештә алып баручы оешмалар һәм эшлекле партнерлар арасында Бөтендөнья татар конгрессының tatar-congress.org интернет порталы да булуы ассызыклап әйтелде.




Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*