tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыж Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды
Малмыж Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды

Малмыж Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды

Бүген, 2 июль, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе уза.

Көрәш – сабантуй бизәге. Биредә бил алышуда 60 спортсмен катнашты. Көне буе барган милли көрәштә иӊ көчлесе ачыкланды. Сабан туе батыры – Радик Сәлахов. Аңа ТР Рәисененнән бүләк итеп Лада Гранта автомобиле бирелде. Батырга машина ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең
 беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Радик Сирен улы Сәлахов – авыр үлчәм категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023).ХXIII Федераль Сабан туе батыры (2023) , III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры (2023), билбау көрәше буенча спорт мастеры.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*