tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсе Сәрдек авылында “Аулак өй”гә кунаклар җыйдылар
Киров өлкәсе Сәрдек авылында “Аулак өй”гә кунаклар җыйдылар

Киров өлкәсе Сәрдек авылында “Аулак өй”гә кунаклар җыйдылар

Башкалабыз Мәскәүдә шәп итеп Аулак өй уздырулары хакында укыдым да: “Кара, мин дә Аулак өй кичәсендә булдым бит” – дип куйдым.

Зур калада күп чыгымнар тотып Аулак өйгә кунаклар җыю әллә ни кыен да түгелдер, ә район үзәгеннән иң ерак, Киров өлкәсе чигенә урнашкан кечкенә генә Сәрдектә, тыйнак кына клубта (хәер, без аның искелеген тоймадык та, бердән, аны зәвык белән бизәгәннәр, икенчедән ул безнең клуб идәннәрен сыгылдырып теттереп биегән, күңелле вечерларда “Наза”, “Чүпләм”, “Түгәрәк” уеннары уйнаган яшьлекне хәтерләтте). Гади татар авылында яшьләргә өлге булып, өлкәннәрне яшәтерлек. Гади авыл баласын зурлап, искиткеч зәвыклы кичә уздырсыннар иде әле! Элекке авыл өйләрендәгечә борынгылык та, заманча затлылык та бар иде кичәдә.

Аулак өйнең хуҗасы, авыл чибәре, һөнәре буенча сәүдә хезмәткәре Рәмзия Дәмин кызы Әсхәдуллина авылдашларын, сәхнәдәшләрен, туганнарын, дусларын 55 еллык иҗат кичәсенә җыйган. Кичә: “Җырларымда мин яшьлектә калам” – дип атала.

Идеянең авторы район “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Низамиева Рәйхәнә Рәхимҗан кызы, мәдәният йорты мөдире. 2024 елда безгә ремонт керәсе заманча үзгәртелгән, барлык уңайлыклары булган биналарда эшләү бәхете елмайса иде” – дип хыяллана Рәйхәнә ханым.

Ә бүген халык Аулак өйгә җыелган.

Сәрдек авылы табигатьнең иң гүзәл почмагында, таулар ышыгында сыенып утыра.

Урманында табигатьнең һәммә сый-нигъмәтләре белән сыйланырга, кышын чана-чаңгы шуарга була. Инешнең як-ягында үскән тирәкләргә сандугачлар оя кора. Таңда авыл өстенә таралган сихри авазлар кызчык күңеленә сеңми калмагандыр. Җәен инеш суында чупырдаган кызчык кайчак тын калып тирә-юньдәге авазларны тыңлый, үзе дә әнисеннән ишеткән җырларны сузып җибәрә. Әнисе Зәкиябану апа җыр-моңга хирес, мөнәҗәтләр әйтү остасы, үзе дә мөнәҗәтләр яза. Әтисе Дәмин абый да гаилә җанлы, оста куллы кеше була. Әти-әнисе бу бәйрәмне күрсә ничек шатланыр иде!

Кызның татар җырының моңын, үзенчәлеген аңлап, җиренә җиткереп башкаруын күреп сокланган мөгәллимнәре аны 10 яшьтә сәхнәгә күтәрә. Төрле бәйгеләрдә катнаша. Суга барганда, җиләк җыйганда, чүп утаганда хәтта әнисе ачуланса да җыр суза. Җыр аның аерылмас юлдашына әйләнә.

Әвәл без Рәмзия белән экран аша таныштык. Аның алган бүләк- дипломнарын санап бетерү, истә калдыру мөмкин түгел. “Алтын акчарлак” конкурсы җиңүчесе, алтын тавыш иясе Рәмзия күп тапкырлар “Балкыш” ветераннар фестевале лауриаты, Киров өлкәсе, Малмыж шәһәрендә үтүче “Нократ моңнары”  фестевале җиңүчесе булган.

Ул кунакларын Аулак өйгә җыр белән дәште. Кунакка иң әвәл “Йолдызлык” фестевале лауриаты күрше кызы Айгөл Гайфетдинова керде. Ул киләчәктә хуҗабикәгә алмаш булачак яшь талант. Сәрдектә өметле яшьләр шактый. Ислам белән Ризәлә дуэтын тыңлаганда мин шуңа сөендем. Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: миллилек, милли традиция, гореф-гадәтләр кечкенә авылларда ныграк саклана!

Күп еллар Балтач районы мәдәният бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә “Спорт, мәгариф, мәдәниятне үстерүгә ярдәм” фонды җитәкчесе Радик Михайлов: “Сәхнәдә очрашкан саен аның зәвыклы киенүенә, үзен нәзакәтле тотуына, ипле-итәгатьле аралашуына сокланып: Бу Сәрдек кызы түгелдер, шәһәр кызыдыр” дип уйлый идем, ә ул чынлап та Сәрдектән икән!” – дип гаҗәпләнүен белдерде һәм район башкарма комитетының рәхмәт ңатын тапшырды.

Аулак өйнең кадерле кунагы, шагыйрә, шашка буенча дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева үзенең йөрәккә үтеп керердәй мәгънәле шигырьләрен укыды, Рәмзия апасын иҗади бәйрәме белән котлады.

Затлы ханымның кунаклары да затлы! Ерак араларны якын итеп кайлардан гына килмәгән алар! Һәммәсен иҗат, телебезгә, милли моңнарыбызга мәхәббәт берләштерә. “Нократ моңнары”  фестевалендә көч сынашкан Киров төбәк вокаль ансамбле, “Мирас” ханымнары Рәмзиягә иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Әлбәттә, Аулай өйнең учагын кабызучы, аны сүндерми саклаучы – Рәмзиянең күркәм гаиләсе. Ире Рәкыйп белән уртак учакны алар моннан 44 ел элек кабыза. “Рәкыйпнең минем белән 44 ел яшәве 88 елга тиң” –ди ул яратып. Әйе, Ранлики авылында кибетче булып эшләүче ханым таңнан чыгып китә, кич кайта, кичен репетиция, концерт, конкурслар. “Әле ул әзерләнеп чыгып киткәч тә, Рәкыйп күлмәк калган, туфли калган, тиз генә китереп бир” –дип шалтырата. Шуннан артыннан мин чыгып йөгерәм” – дип искә ала җәмәгате. Юкка гына халык: “Хатын – кызны йөзек кашы иткән дә ир, мунча ташы иткшн дә ир” – дими шул. Хәер халыкта: “Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын” – дигәне дә бар. Бәхетле пар бер-берсенә тиң булып матур тормыш юлы үткән. Гаиләнед татлы җимешләре – ул белән кыз үстергәннәр. Уллары Ранил хәрби хезмәттә. Гаиләсе белән Таҗикстанда яши. Гаилә әниләренә видеокотлау җибәргән. Ерак Таҗикстан җирендә үсеп килүче калфаклы онык әбисенә саф татарча җырлап сәлам юллый.

Кызы Ландыш әнисенең һәммә уңай сыйфатларын үзенә туплаган. Җырларын нәкъ әнисе төсле бормаларын җиренә җиткереп, моңын тоеп, мәгънәсен аңлап җырлый. Юкса, хәзер кайберәүләр ни турында җырлауларын үзләре дә аңламый, моңланасы җирдә үрле-кырлы сикерә, мәҗбүри кул чаптыра, елмаясы урында йөзен чыта.

Әлбәттә, Аулак өй биючеләрсез булмый. Яшь гаилә Рөстәм һәм Гөлчәчәк Хәсәновлар татар, керәшен биюләрен биегәндә үзебезнең дә сикереп торып биисе, камашкан аякларны язасы килеп китте. Затлы костюмнарын әйтәсеңме тагын!

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова кичәне оештыручы, сценарий төзеп, аны алып баручы Рәйхәнә Рәхимҗан кызының активлыгын, берничә ел элек бу җирлектә “Ак калфак” бөтен дөнья иҗтимагый оешмасының зур чарасы “Бәби туе” үткәрелүен, кыйтганың төрле почмакларыннан җыелган татарларның аны югары бәяләвен искә алды. Сәрдек кызы Алисә Низамиеваның республикакүләм “Татар кызы 2021” конкурсының “Иң ягымлы, булдыклы кыз” номинациясендә җиңүче булуын әйтте. Сөбеханаллаһ! Алисә Рәйхәнә ханымның кызы икән! Талантлы әнидән талантлы балалар туа шул!

Кеше кеше булып калсын өчен әйләнә-тирәдә үз ишләренең булуы мөһим. Рәмзия дә Аулак өйгә үз ишләрен – районда билгеле сәхнәдәш дусларын җыйган. Ахирәте, 2 китап авторы шагыйрә Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Дорга мәдәният йортыннан Николай, Фирдания Алексеевлар, Арбордан сабакташым Әкълимә Хәбибуллина, гармунчы – җырчы Нурҗиһан Ишморатова әнә шундыйлардан.

Кичәдә без тальян, баян моңнары тыңлап кинәндек. Акылны сыеклата торган дөмбер – шатырлар булмагач баш та авыртмады. Яшьлеккә кайтып килдек әллә ни гомергә җитәрлек уңай эмоция алдык.

Бүген күпләр үз кабыгына кереп бикләнде. Элеккечә туганнарның авылдашларның бердәмлеге, аралашуы, ярдәмләшүе, өмәләрдә күмәкләп эшләүләр бетеп бара. Шөкер, Сәрдектә боларның һәммәсе сакланган әле! Чөнки кеше табигатендә барыбер күмәкләшү бар.

Язмамны бер риваять белән тәмамлыйсым килә.

Бервакыт Гарәпстан җирендә зур янгын чыккан. Кешеләр белән бергә бәләкәй кошчык та томшыгы белән су ташып янгынны сүндермәкче була икән. Кешеләр: “Ник азапланасың” – дигәч кошчык: “Аллаһ каршында баргач син шул янгынны сүндерү өчен ни эшләдең?” – дисәләр, – көчемнән килгәнчә тырыштым” – диярмен дип җавап бирә.

“Тел бетә,милләт бетә, гореф-гадәтләребез юкка чыга” – дип лаф органчы, боларның барысын саклап калу өчен кулыбыздан килгәнне эшлик. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы кебек, гел хәрәкәттә булыйк, телебез, милләтебез язмышына битараф булмавыбызны күркәм эшләребез белән раслыйк.

 

 “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының

                                                 Шубан  авыл җирлеге җитәкчесе

   Әминә Мөхәммәтҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*