tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада районның үрнәк гаиләләрен данладылар
Арчада районның үрнәк гаиләләрен данладылар

Арчада районның үрнәк гаиләләрен данладылар

Арчада район күләм «Барлык кыйммәтләрнең таҗы — гаилә» фестиваль-бәйгесенең гала-концертында үрнәк гаиләләрне данладылар.

Арча районында яшәү тәртипләре, тормышларының бөтенлеге, татулык, әхлакый яктан тотрыклы булулары белән авыл халкында хөрмәт яулаган гаиләләрне барлау һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү максатыннан махсус бәйге уздырылган. Узган елның сентябрь аенда башланган бәйге ярты ел буе гаиләләрне төрле иҗади сынаулар аша уздырып, гала-концерт белән төгәлләнде.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, биредә җиңелүчеләр юк. Район хакимияте һәр катнашкан 53 гаиләне гала-концертта сәхнәгә чакырып, сертификатлар һәм мактау грамоталары белән бүләкләде. Жюри тарафыннан сайлап алынган ундүрт гаиләгә җиңүче дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Гала-концерт башлану алдыннан бәйгедә катнашучы гаиләләр мәдәният йортында гаилә кыйммәтләрен, яраткан шөгылен чагылдырган күргәзмә оештырды. Биредә катнашучыларның кул эшләнмәләре, гаилә ашлары, һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп сакланган ядкәрләре белән танышырга мөмкин булды. Шәҗәрәләргә дә аерым игътибар бирелгән иде.

Бәйгедә катнашучыларны, фестиваль тамашачыларын котларга Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов килгән иде. Күргәзмәне карап, гаиләләр белән танышып чыкканнан соң, ул сәхнәдән берничә хитын башкарды.

«Күргәзмәләрне карап, матур гаиләләр белән танышып уздык. Һәрберсенең үз шөгыле бар. Гаилә — ул ил терәге, шуңа күрә матур гаиләләр булу сөендерә. Алга таба да, гореф-гадәтләребезне, телебезне, моңыбызны саклап, матур итеп, тигезлектә, саулыкта яшәргә язсын», — диде Рәсим Низамов.

Арча районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфат Әюпов әлеге бәйгене тәрбия чарасы дип атады. «Шушындый гаиләләребезне без балаларга, киләчәк буыннарга үрнәк итеп күрсәтә алабыз. Бәйге район башлыгы Илшат Нуриев патронажында узды. Ул фестиваль барышын игътибар белән күзәтеп, киңәшләрен биреп барды», — диде Илфат Әюпов.

Арчада узган гаилә бәйгесенең тагын бер үзенчәлеге — катнашучыларның төрле һөнәр ияләре булуда. Биредә диетолог-консультант, данлыклы механизатор, укытучы, пешекче, ветеринар, табиб, хисапчы, слесарь кебек һөнәр ияләре бар иде.

Арча мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов районда гаилә бәйгеләре төрле исемнәр астында 2015 елдан бирле даими уздырылуын әйтте. «Халык бу бәйгеләргә күнекте. Аны көтеп кенә торалар. Һәр җирлектә ул концерт формасында бара. Халык шул рәвешле күңел дә ача, тәрбия дә ала», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*