tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендәге язучы Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова яңа китабын тәкъдим итте
Киров өлкәсендәге язучы Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова яңа китабын тәкъдим итте

Киров өлкәсендәге язучы Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова яңа китабын тәкъдим итте

Киров өлкәсендәге Иске Пенәгәрдә шушы авылда яшәп иҗат итүче язучы Әлфирә Хәбибулла кызы Кадыйрова-Гайфетдинованың яңа китабын халыкка тәкъдим итү кичәсе узды. Әлфирәбез китапларын Англия, Швеция, Германия, Грециядә яшәүче татарлар да укый.

Яңа күренеш
Әлфирә ханымны без берсеннән-берсе тирән мәгънәле шигырьләре аша белә
идек, хәзер ул үзен язучы буларак танытты. Танытуы бик үзенчәлекле
башланды аның. Башта  «ВКонтакте» социаль челтәрдә шигырьләрен ур-
наштыра башлады. Кайбер шигыре  үзе бер китап күк иде аның: укый
башлыйсың да, үз уйларыңа кереп китәсең, йөрисең-йөрисең, ә шигъри юллар
инде беткән, тик алар сине әле озак җибәрми. “Язмыш безне юлда
очраштырды” чәчмә әсәре дә башта интернет киңлекләрендә чыкты. Көн дә
диярлек бер өлеш языла бара, кеше аны укый тора. Телевизорда төрле
сериаллар карап өйрәнгән халык өчен бик уңай – язылган хәтлесен укый да,
дәвамын көтә.

“Син бит чегән кызы!” дип исемләнгән икенче әсәре дә башта социаль
челтәр аша дөньяга таралды. Икесендә дә кыз бала язмышы. Йөрәкләрне
җилкетеп килгән беренче мәхәббәт учагының кыз бала канатын өтеп-өтеп
алулары дисеңме, “Яратам!” дигән сүзне беренче ишетүләр, сөйгән ярыңа
ышану һәм ышанмау, башка йөрәк яралары – болар барысы хатын-кыз зур
кызыксыну белән укый торган сюжетлар.
Өстәвенә Әлфирә ханымның заманча гади татар телендә язуын да әйтергә
кирәк. Мисал өчен икенче китабының бер битен ачып карыйк. Сайламый гына,
кайсы туры килә. Миндәге китап 99нчы биттә ачылды. Яшь кыз Айнураның, ул
төп герой, әтисе Гомәр белән сөйләшүеннән бер өзек: “Пусть чегән булсын.
Зато Зәбирә әбиләре татар. Түлке ул чегән китеп барды бит әле…”.
Бу без, күпчелек, сөйләшә торган гади татар теле. Әйе, яшерен түгел,
гадәттә без дә рус теленнән кергән сүзләр кушып сөйләшәбез, шуңа
ияләштек инде. Авылда кеше бер-берсен ничек белә, энәсеннән җебенә
хәтле, күршесе гомерен көндәлек күзәтү, өлешләп кенә бирелгәнлектән,
әсәрдә дә нәкъ шулай. Әле алай гына да түгел, интернет укучы белән язучы
арасында шундук элемтә дә оештыра бит. Бу кич белән капка төбендә
бүрәнәдә авыл хәлләрен сөйләшеп утырган кебек эффект тудыра. Әлфирә
ханым һич иренми һәрбер кешегә җавап та биреп бара. Бу татар әдәбиятында
яңа күренеш.

Беренче тираж җитмәгән
Татар әдәбияты дигәннән, ул заман сулышын әле яңа тоя башлады кебек.
Якташ язучыбыз, саллы әсәрләр авторы, мәрхүмнәрдән булган Рафаэль Сибат,
романнарның вакыты бетте, зур күләмле булмаган китаплар вакыты җитте
дигән иде. Дөньякүләм һәм рус әдәбияты, татарныкыннан аермалы буларак,
күптәннән, жанрларга байлыгы белән алдыра. Гадәттә мәхәббәт темасына
үрелеп баручы фантастика, фэнтези, мистика, триллер һәм, яңа төр –
хоррор – болар барысы укучы тарафыннан   бүген укыла торган китаплар.
Хоррор – йөрәк ярылырлык куркыныч хәлләр турында сөйли торган жанр. Бу
китаплар зур-калын түгел, аларны укып чыгу, барысы бик тиз булган
заманда вакытны күп алмый. Әлфирә ханымның китаплары да шундый –
мәхәббәтнең  мавыктыргыч маҗаралары.
Нәрсә турында икәнлеге инде интернет аша билгеле булса да, кеше сатып та
ала. Шул ук интернет аша. “Язмыш безне юлда очраштырды” китабы башта 500
тираж белән чыккан булса, ул җитми, тагын 500 итеп бастыра, ул да
сатылып беткән инде.  “Син бит чегән кызы!” дигәне 2000 тираж белән
басылган.

Бүтән язмасаң!
Әлфирә ханымның «ВКонтакте» бите миңа да ул китапны җибәрегез әле дигән
язулар белән тулган. Мисал өчен: “Чегән кызы китабын җибәрсәгез иде”, –
ди Башкортостаннан Рәсимә ханым Котлыбаева, адресын әйтеп. Татарстанның
Яшел Үзән районыннан бер ханым яза: “Әлфирә, миңа китап сала алмассың
микән? Оплату гарантирую. Ярдәм әзрәк җибәрдем, тамчыдан күл җыела».
Хәтта чит илләрдә яшәүче татарлар да укый, сатып ала.
Китап бастыру зур чыгымнар сорый торган эш. Китапларын тәкъдим итү
кичәсендә Әлфирә ханым бу турыда ачыктан-ачык әйтте. Ул бик җор телле
кеше, өченче китапны бастырырга иремнән акча сораган идем, бүтән язмасаң
бирәм диде дип, бөтен залны көлдерде. Ире Миннәхмәт шунда иде, артта
гына утырды, ни дигәндер бу сүзгә, белмим. Хәер, үзе дә бер көлгәндер,
чөнки Әлфирә белән Миннәхмәт бер-берен аңлап, кадерләп яшәүчеләр.
Китаплар яза башлаган Әлфирәнең хәзер буш вакыты бөтенләй юк, ире
Миннәхмәт, шуңа, аптырап, бүтән язмасаң дигәндер.

Юк дип әйтә белми
Әлфирә Хәбибулла кызы Иске Пенәгәргә килен булып төшүгә быел 23 ел икән
инде. Авыл аны үз иткән, ул авылны үз итә. Ире Миннәхмәт белән алар
кибет тоталар, Аяз исемле уллары буй җитеп килә.
Кибет тоталар дип әйтергә генә җайлы, бүгенге тотрыксыз заманда аның ни
икәнен үзе кибете булган кеше генә беләдер. Әйе, четерекле кәсеп, әмма
авылдашлары аларга бик рәхмәтле. Моннан берничә ел элек, Иске Пенәгәрдә
яшәүче бер бик олы яшьтәге ялгыз әби болай дигән иде:
– Әле ярый Әлфирәбез бар. Бәясе күтәрелгәнче дип бер капчык он белән
писүк алыйм дип кибетләренә киттем, үзем барам, үзем, ничек алып
кайтырмын икән дип кайгырам. Рәхмәт төшкере, китереп бирделәр, китергән
өчен акча алмадылар.

Китап тәкъдим итү кичәсендә Миннәхмәт белән Әлфирә Гайфетдиновлар, Иске
Пенәгәрнең балалар бакчасын азык-төлек белән тәэмин итүдә кытлык булган
заманда мөдир булып эшләгән Зөлфия ханым Гайнетдинова  исеменнән дә
рәхмәт ишеттеләр:
– Балалар бакчасы казнасында акча булмый икешәр, өчәр ай торыр идек, шул
чак- ларны, булгач бирерсез дип, ул, балаларны, көтеп торырга риза
булып, бушка ашатты. Берсендә, бакча эшләре буенча һич кичектерми район
үзәгенә барырга кирәк. Әлфирә ханыма, бик өмет итми генә, үзеңнең
барасың юкмы,  булса, мине дә алыр идең дип телефон аша хәбәр иттем.
Барам, әйдә, диде. Алып төште. Үзең кайда буласың, эшләрем беткәч,
шунда, машинаң янына килермен дим. Минем үз эшләрем юк, шушында көтеп
торам диде.

Иске Пенәгәр авыл администрациясе башлыгы Минсәрия ханым Фәләхиева да
чиксез зур рәхмәтләрен җиткерде.
– Әлфирә ханым эшмәкәр дә, депутат та, иганәче дә әле ул безнең. Нинди
генә проект- ка тотынсак да, башта аның белән киңәш итәм. Барып чык-мас
дими, юк дип әйтә белми.
Бу көнне  “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” иҗтимагый оешма рәисе,
Киров өлкәсе кануннар чыгару җыелышы депутаты, Нократ Аланы машина
төзүчеләр заводы “Молот-Оружие” заводы генераль директоры Равил әфәнде
Нургалеев миңа да Әлфирә ханыма   рәхмәт хаты тапшыруны йөкләгән иде.
“Мөхтәрәм Әлфирә  Хәбибулла кызы Кадыйрова-Гайфетдинова! Милләтебез
алдындагы олы хезмәтегезне бәяләп, татар халкының телен, әдәбиятын,
мәдәниятын үстерүдә, гореф-гадәтләрен  саклап калуда башкарган зур
эшләрегез өчен Сезгә зур рәхмәт белдерәм”, – диелгән иде хатта.

Әлфирә дәвалый да
Әлфирә ханым бу көнне бик күп котлаулар алды, чөнки кичә аның туган
көненә дә туры килгән иде. Клуб мөдире Мөнҗия ханым Гатауллина  аны бик
җылы итеп тәбрикләде. Мөнҗия ханым өчен дә ул зур терәк, чөнки  Әлфирә
ханым  ансамбльдә җырларга да вакыт таба.
Кичәнең концерт өлеше өчен сүз Кукмарадан килгән кунакларга бирелде.
Әлфирә ханымның туганнан туган абыйсы  Рамил әфәнде Сәлахетдинов Кукмара
мәдәният йортында режиссер  булып эшли. Ул Кукмараның иң данлыклы
һәвәскәр артистлары белән килгән иде. Шулар арасында татар дөньясында
танылган бик күп җырларга көй язган гармунчы, Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре Илгиз әфәнде Зарипов та бар иде.
– Әлфирәнең “Син бит чегән кызы!” дигән китабы кулыма кергәч, бер
утырган килеш, төшке ашка да кайтмый, укып чыктым, – диде ул.
– Язучылар бар алар, күп, китапларын укучылар юк!
Килешәм. Әлфирә Кадыйрова-Гайнетдинова иҗатын,
татар әдәбияты күгендә көтмәгәндә балкып чыккан, меңнәрчә кеше күңелен
яулап ала алган икенче бер Кадыйрова – Зифа Кадыйрова иҗаты белән
чагыштырып була. Икесенең дә китаплары маҗараларга бай газап- лы
мәхәббәт турында. Гади, кеше көн дә сөйләшә торган тел белән
язылганнар.  “Геройлар белән бер өйдә йөргән кебек”, – дип язып
калдырган Әлфирә ханыма бер укучысы.

Туган авылларын ташлап читтә гомер итүчеләр дә тартыла бу китапларга.
Чегән кызы турындагы әсәрдә андыйларның күңел түрендәге хыяллары
тормышка аша – бетәм дигән авыл янә тернәкләнә. Тәүге мәхәббәтләрен
югалтып, гомерләре буе яшертен генә аны сагынып яшәүчеләр хыялы да чынга
әверелә – Әлфирә ханым, кавышырга тиеш бар кешене, китап ахырында
кавыштыра. Шулай итеп, авыр язмышларга дучар булган укучыларының йөрәк
яраларын дәвалый.

Хәбибулла кызы
Мәктәптән соң  төзелеш техникумында белем алып, төзелештә шактый вакыт
эшләгән, инде иллене узгач кына китаплар яза башлауга нәрсә этәрә соң
Әлфирә ханымны? Ул Зур Кукмара авылында биш балалы ишле гаиләдә туып
үсә. Үзем Кукмара кызы буларак әйтә алам, аның әтисе Хәбибулла абыйны
белмәгән бер генә кеше дә булмагандыр. Ул гомер буе автобус йөртүчесе
булып эшләде. Шактый олы гәүдәле булганлыктан, руль артына чак сыйган
Хәбибулла абый, кешеләр белән аралашырга яратучан, үтә җор телле иде.
Эх, бүген булса, аның автобусына, ул сөйләгән хикмәтле мәзәк сүзләрне
тыңлар өчен генә дә утырып йөрер идем мин! Халык аңа, яратып, Хәйбүш
абый дип эндәште.

Әниләре Фәния апа район газетасы редакциясендә бухгалтер булып эшләде.
Әлфирә кечкенә чагыннан әнисе янында редакция мөхитендә кайнаша,
мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Фәния апа да ачык күңелле
кеше була, башкалар хәленә керә белә торган, ярдәмчел. Аңа бик күпләр үз
күңелендә булганны сөйләгән, хәсрәте белән дә, сөенечләре белән дә
уртаклашкан. Фәния апа барысын тыңлаган, кайгы булса юаткан, шатлык
булса куанган.

– Әнине, кайта дип, урам башында күрсәк, ә ул, кем дә булса очрап,
туктап калса, әти, булмады инде, бер-ике сәгатьсез кайтып җитә алмый
инде әниегез, дип, кул селтәр иде. Әмма бер дә ачуланганын хәтерләмим, –
дип, бергә үткән балачак еллары хатирәсе белән Әлфирә ханымның апасы
Ләлә ханым Бариева бүлеште. Ул белеме буенча чит телләр укытучысы,
Кукмарада яши, сеңлесе Алсу исә,  апасы Әлфирә ханым күк Иске Пенәгәр
авылы килене.

– Мин дә кечкенәдән сәнгатькә тартылган идем, журналист булырга
хыялландым, укырга да кермәкче идем, әмма әти, ветеринария институтына
укырга бар, зоотехник булырсың, ичмаса, печән-саламга интекмәбез дип,
диде. Әмма әти хыялы тормышка ашмады, колхозлар бетте, – диде Алсу ханым
уенын-чынын бергә кушып.
Бөтен Кукмара халкы белгән, үз иткән, яраткан Хәбибулла абый кызлары бу
кичәдә бергә иделәр. Туганнары Әлфирәне хөрмәт итеп аның иҗат кичәсенә
килделәр. Иске Пенәгәр халкының аны ничек итеп яратканын күрделәр.

Яңа әсәр укыла
Әлфирә ханым үз әсәрләре белән гомер итәргә язган авылы исемен еракларга
тарата. «ВКонтакте» социаль челтәре аңа язылган кешеләрне сыйдырмый
инде. Анда бер кеше исеме астына 10 мең кеше генә теркәлә ала, аңа,
үпкәләп, ник мине интернет дустың итеп алмыйсың дип язалар. Ала алмыйм,
10 мең булдыгыз бит инде,  ди ул һәм ютуб каналында теркәлә.
– Дусларым, миңа бик күп- ләрегез «ВКонтакте» друзьяга алмыйсың дип
үпкәләп язалар. Кызганычка каршы 10 меңнән соң мин үземә сезне дуслыкка
ала алмыйм икән.Үзем дә бик читенсендем. Менә хәзер миңа ютуб канал
ачарга тәкъдим иттеләр.Чөнки анда дусларга чик юк. Подписаться итегез,
куйган видеоларымны карап, рәхәтләнеп аралашыйк, – дип язып куйган ул.
Бүгенге көндә ул «You-Tube» каналында “Әни, елама әле, әти бәлки китмәс”
дигән яңа әсәрен укый. Әйе, укый, мин ялгыш язмадым. Бүлекләп, бүлекләп
бүлеп, укып бара. Анда аны инде әллә ничә мең кеше тыңлый.

Татарстаннан читтә булган бүгенге көн татар әдәбияты ул шундый. Әлфирә
ханым  аны артык катлауландырмыйча, гади тел белән яза, менә шул
гадилеге белән ул меңнәрчә укучы йөрәгенә юл яра да инде.  Меңнәрчә кеше
аның китапларын  сатып ала, китап геройлары язмышларына ияреп,  алар
өчен яна, көя, Әлфирә аларны бәхетсез итмәсә ярар иде дип борчылып,
дөнья мәшәкатьләреннән әз-гә булса да онытылып, укый да укый.

Шәмсия Хәлимова.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*