tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Буада “Театраль яз” дип исемләнгән фестиваль узды

ВИДЕО: Буада “Театраль яз” дип исемләнгән фестиваль узды

Буада “Театраль яз” дип исемләнгән фестиваль узды. Чарада районның халык һәм үзешчән театр коллективлары катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бүген игътибар үзәгендә – театр коллективлары һәм аларның җитәкчеләре. Үз номинациясендә Раково авылы труппасы да бүләкләнде. Ул авыл мәдәният йорты каршында әле  быел гына оешкан.  Шуңа да карамастан, коллектив районда гына түгел,  күрше төбәкләр буенча да гастрольләрдә йөри.

Көчле алкышлар астында сәхнәгә Кыят авылы театр түгәрәге җитәкчесе дә күтәрелде. Коллектив яшь булса да, перспективалы. Бүген аларның иң яхшы рольләрен билгеләп үттеләр.

Чарада “Иң яхшы роль” номинациясендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Алар арасында Янтуган авылыннан Мансур Мәхмүтов та бар.

Быел бу вакыйга туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Спектакльләрдә артистлар рус, татар һәм чуаш телләрендә чыгыш ясады.

“Театраль яз” фестивале Буада өченче тапкыр үткәрелә. Беренче елны катнашырга теләк белдереп 20 коллектив гариза биргән. Хәзер, 2 елдан соң,  сәхнәдә 35 үзешчән театр коллективы чыгыш ясады.

Гран-прига исә Яңа Чәчкап авылының “Нур” театр коллективы ия булды. Бүген алар район мәдәният йорты сәхнәсендә “Кырык беренче елның арбалы хатыннары” спектакльленнән өзек тә күрсәттеләр.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*