tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кырым республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кырым республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендә Кырым республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Бу шундый күләмдә оештырылган беренче чара.Милли Шура рәисе милләттәшләребезне сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.

“Пандемия чорында без Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән онлайн форматта эшләргә өйрәндек,” -диде.  Татарстанда оештырылган мөһим чаралар һәм күптән түгел уздырылган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены хакында сөйләде. Быел бөек шагыйребез Г.Тукайның 135 еллыгы уңаеннан зур чаралар үтүен билгеләп узды. “Татарча диктант” акциясе, “Җәлил укулары” конкурсы кебек чараларда милләттәшләребезне актив булырга чакырды. Сентябрь аенда үтәчәк Бөтенроссия халык санын алу чарасының мөһимлеген билгеләп узды.

Милли Шура рәисенең Кырым республикасына сәфәре Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл Стратегиясе” кысаларында уза. Васил Шәйхразыев татарларны әлеге документның максатлары һәм бурычлары белән таныштырды. Ул шулай ук бүген көн дәвамында уздырылган чаралар һәм рәсми очрашулар хакында да әйтеп узды. 2024 нче елда Кырым республикасында Федераль Сабантуе оештырылачагын җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*