tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кырым Республикасы мөфтие белән очрашты
Милли Шура рәисе Кырым Республикасы мөфтие белән очрашты

Милли Шура рәисе Кырым Республикасы мөфтие белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кырым мөфтие Хаҗи Әмирали Аблаев белән эшлекле очрашу үткәрде.

Чарада шулай ук Татарстанның Кырым республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнаштылар.

Әңгәмә барышында ТР Вице-премьеры дин эшлеклесен Татарстанда 3-5 июнь көннәрендә узачак бәйрәм чараларына чакырды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*