tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китап укучы бармы әле?
Китап укучы бармы әле?

Китап укучы бармы әле?

Кая гына барсак та, китапханәгә кереп, укыйлармы, дип сораштырмый калганыбыз юк. Китаптан аерылмаган әле безнең халык. Ләкин укучыларның күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр. Яшьләр укымый дип тә кистереп әйтеп булмый, алар күбрәк гаджетлардан файдалана. Хәзерге заман баласын иске бинадагы берничә киштәдән торган уку залына җәлеп итеп булмый шул инде.

«Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә ачылган модельле китапханәләр вазгыятьне үзгәртте. Кукмара үзәк китапханә җитәкчесе Резедә Касыймова әнә шул фикердә:

– Узган ел ике модельле китапханә ачылды. Аның берсе – Яшел Үзән районында, икенчесе – бездә, Кукмара районының Әсән-Елга авылында. Вирус белән бәйле вазгыять килеп чыкканчы, үсмерләр мәктәптән туры китапханәгә кайта башлаган иде. Чөнки кәгазь китаплардан тыш, рес­пуб­ликаның, Россиянең электрон китапханәләренә тоташтык, «Литрес»ка электрон абунә рәсмиләштердек. Татарстанда укучы өчен бердәм билет эшли башлады. Ул да укучыларны арттырды. Аның буенча укучы теләсә кайсы китапханәдән китап алырга мөмкин. Киләчәктә ул китапны теләсә кайсы китапханәдә калдыру мөмкинлеге дә эшләнә. Укучыларның яше үзгәрде. Сизелерлек яшәрде. Шул ук вакытта өлкәннәрне дә онытмыйбыз. Әсән-Елгада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инглиз теле буенча кызыксынучылар клубы эшли. Баланы гадәттә әби, бабай алып килә. Өлкәннәр бала шөгыльләнгәндә китапханәдә китап укый, матбугат белән таныша. Махсус начар күрүчеләр өчен хәрефне зурайтып күрсәтә торган аппарат та алган идек. Кызганыч, үзизоляция  чоры эшне туктатты, ләкин шул вакытта да кызыксыну сүрелмәде, кайчан ачыласыз, дип шалтыратып тордылар. Укучыларны югалтмадык дип уйлыйм. Бүген китапханәләр китапларны укырга бирә башладылар. Әлегә залларыбыз эшләми.

Нәтиҗәсе күз алдында булгач, тагын кайсы районнар модельле китапханәле була дигән сорау туа. Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда әлеге сорауга тәфсилле җавап бирде. Быел тагын 3 шундый ки­тап­ханә ачу планлаштырыла икән. Алар илкүләм проект нигезендә  Спас районы үзәк китапханәсе җирлегендә (10 миллион сумлык), Биектау районы Чернышевка авыл ки­тап­ханәсендә   (5 миллион) һәм Арча районы Яңа Кырлай авыл китапханәсендә (5 миллион) оешачак.  Аларның барысына федераль бюджеттан 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге китапханәләр быелның 1 октябренә ачылыр дип көтелә.

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Вафина әйтүенчә, яңа буын китапханә ярдәмендә Яңа Кырлай мәдәни ял итү, мәгърифәт үзәгенә әвереләчәк:

– Китапханә дигәч, нәрсә күз алдына килә? Китап­лар һәм аларны укыр өчен өстәлләр, шулаймы? Модельле ки­тап­ханә әнә шул күзаллауны да үзгәртәчәк. Ул  аерым зоналардан торачак. Әйтик, балалар өчен уен мәйданчыгы аерым булачак. Моңа уку зонасы өстәлә, хәтта ял бүлмәсе дә булачак. Дөрес, биредә виртуаль концерт залы юк. Андый зал Арча үзәк китапханәсендә ачылды. Алары Татарстанда бишәү. Биредә исә төп игътибар китапка булачак. Кырлайда  урта мәктәп тә саклангач, китап укучы күп. Аның өстенлеге шунда: музей, клуб, китапханә – барысы да бер тирәдә урнашкан. Икенчедән, Кырлай туристик зона исәпләнә. Миңа калса, күңел ачарга килгән кеше, үзен кызыксындырган сораулар белән китапханәгә дә кагылмыйча калмас. Мин Кыр­лайны, гомумән, мәгърифәт үзәге буларак күзаллыйм.

Китапханәчеләрдән нинди китаплар укыла дип сорыйбыз, дидек бит әле. Әтнәдә Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Мәдинә Маликова, Зифа Кадыйрова китапларын атаганнар иде. Бу –  гадәти авыл китапханәсе мәгълүматы. Ни өчен хатын-кыз язучыны гына укыйлар, дигәч, аның укучысы да – өлкән яшьтәге хатыннар, дигән җавапны ишеттек. Кукмара районы Әсән-Елга авылы китапханәсендә беренче урында фантастика китаплары тора. Чөнки китапханәгә күбрәк яшьләр йөри. Аларга Адлер Тимергалин китаплары һәм Джоан Роулингның «Гарри Поттер»ы кирәк. Беренче урында – «Гарри Поттер», ди Резедә Касыймова.  Чөнки татарда үсмерне җәлеп итәрлек заманча фантастик әсәр юк әле, дип тә өсти. Килешмичә дә булмый. Илкүләм проектның асылы да шунда – яңалыгы белән беррәттән, проблемалы өлкәләрне күрсәтә ул.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

 

«Мәдәни мохит» төбәк проекты

 Төзелгән (реконструкцияләнгән), капиталь ремонтланган мәдәни объектлар саны 2020 елда – 156 берәмлек (2019 елда – 150 берәмлек), 2024 елда 164 берәмлеккә җиткерү каралган.

 Заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән мәдәни оешмалар – 63 (2019 елда алар 46 булган, 2024 елга 94кә җиткерү планлаштырылган).

 Тамашачылар саны – 27543,54 мең (агымдагы елның беренче кварталында – 6897,4 мең кеше).

 

Кукмара районының Әсән-Елга авылында республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты һәм «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында үзгәртеп корылган модельле китапханә узган елның ноябрендә ачылды. Биредә бар да заманча: җиһазларның урнаштырылуыннан алып техник мөмкинлекләргә хәтле иң соңгы таләпләргә туры килерлек.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*