Китап укырга яратасызмы? Өегездә шәхси китапханәгез бармы? Бу сорауга җавап күп очракта “юк” дигән сүз булыр. Чөнки китаплар күп урын алып тора, ә кирәк мәгълүматны тиз генә интернеттан да табып алырга мөмкин. Шулай итеп, китаплар кулланыштан бөтенләй чыгармы икән?
Бу турыда Россиядә бердәнбер уникаль проект булган «Экокнига» букинистик кибетләр челтәре җитәкчесе Рузил Идрис улы Бурангулов белән әңгәмәдән соң, шәһәребездә китап сөючеләр шактый күп булуына инанып, бик куандык.
Рузил 2004 елда икенчел чимал җыю белән шөгыльләнә башлый. “Втормаркет” базасына металл да, пыяла да, макулатура да китерәләр. Шушы кирәкмәгән әйберләр арасында китаплар да бар.
– Күп, бик күп китап китерәләр безгә. Макулатураны сортларга аерганда, бөтенләй яңа, матур тышлы, кыйммәтле китаплар да очраштыргалый. Әлбәттә инде, аларны эшкәртүгә җибәрергә кул күтәрелми. Без аларны аерым җыя башладык. Күпмедер вакыттан соң китаплар саны шактый булуына игътибар иттек. Менә шул вакытта, 2021 елның сентябре иде бугай, бу басмалар безгә генә түгел, башка кешеләргә дә кирәк булырга мөмкин, дигән фикер килде башыма. Һәм, бу китапларны якташларыбызга тәкъдим итеп карау өчен, 80 кв метрлы кечкенә генә кибет ачарга булдым. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Братьев Коростелевых урамында урнашкан иде, – ди әңгәмәдәшем. – Әйбәтләп шомартылмаган кытыршы такталардан ясалган киштәләр беренче сатып алучыларны куркытмадылар, киресенчә, кибет интерьерына ниндидер үзенчәлекле стиль өстәделәр, – дип искә ала Рузил беренче адымнарын.
Социаль челтәрләр ярдәмендә “Экокнига” дип аталган беренче букинистик кибет ачылу турындагы мәгълүмат тарала башлый һәм шәһәр халкының укылган иске китаплар белән кызыксынуы ачыклана. Рузил сүзләренчә, кешеләрне, нигездә, матур әдәбият түгел, ә совет еллары классикасы, элеккеге медицина әдәбияты, психология, интернетта табып булмый торган техник әдәбият, иске совет әлифбалары, каты яки йомшак тышлы балалар китаплары кызыксындыруы сизелә. Китап сөючеләр шрифтка, иллюстрацияләргә, авторларына игътибар итәләр. Совет әдәбиятына, шул чор дәреслекләренә ихтыяҗ зур булуы ачыклана. “Экокнига” клиентлары 1950 еллардан соң басылган дәреслекләр эзлиләр. “Чөнки аларда мәгълүмат аңлаешлы телдә, “сусыз” бирелгән, диләр. Шунан соң без иске, кыршылган китапларны да сатуга куя башладык. Аларның нинди кыйммәткә ия һәм хәзерге кешегә никадәр файдалы булуын аңладык. Инде беркайчан да кабат басылып чыкмаячак белем чишмәләрен үз кулларың белән юк итү – зур җинаять, минемчә. Бу китаплардагы хәзинәне интернеттан да таба алмассыз. Аңлыйсызмы? Завод тәүлек эчендә 100 тонна макулатура юк итәргә сәләтле, һәр тоннада якынча 2500 китап. Күз алдына китерәсезме? Бу көн саен басылып чыккан китапларга караганда, берничә тапкырга күбрәк. Берникадәр вакыттан китаплар бөтенләй булмаска да мөмкин бит”, – ди Рузил.
2024 ел башына “Экокнига” инде 500 000нән артык китап ассортименты тупланган китап кибетләре челтәренә әверелә. Бүгенге көндә Самараның Дыбенко урамы, 26 (Космопорт сәүдә үзәге янында), Партизанская урамы, 55Е (Киевская һәм Тухачевская урамнары киселешендә) һәм Спортивная урамында тимер юл вокзалы янында өч кибет эшләп тора. Киштәләрдә детективлар, хатын-кызлар романнары, балалар һәм фәнни-популяр әдәбият, дәреслекләр, белешмәләр, классик әсәрләр, журналлар тезелеп тора. Шулай ук складта да 1,5 миллионнан 3 миллионга кадәр китап саклана.
– Сүз уңаеннан, бездә бик күп татар китаплары, мәшһүр классикларыбыз әсәрләре тупланды. Ләкин без аларны кибетләрдә сатуга куймыйбыз. Әгәр кемгә дә булса кирәк икән – укырга бирә алабыз. Аларны Дыбенко урамындагы кибеттән алып торырга, аннары, башкалар да укый алсын өчен, кире кайтарырга кирәк булачак. Бездә, шулай ук, китап алмашу мөмкинлеге дә бар. Бу схеманы социаль челтәрләр аша оештырдык һәм кешеләр аннан бик теләп файдаланалар.
Самарада 1200000гә якын кеше яши. Социаль челтәрләргә язылучылар санына караганда, безнең проект турында 15,5 меңнән артык кеше белә. Ә миллион кеше белә, дип күз алдына китерсәк? Ул вакытта без күпме китап саклап кала алачакбыз бит! Никадәр кеше аларны укый һәм файдалана алачак! Күпме кызыклы һәм сирәк китаплар, туалет кәгазенә әверелмичә, икенче сулыш алып, китап киштәләрендә урын алып торачаклар. Безнең букинистик кибетләр китап укуны популярлаштыруга ярдәм итә, белем һәм зирәклек чыганагы буларак, китапка карата хөрмәт тәрбияли. “Экокнига” революциягә кадәр басылып чыккан сирәк китапларны икенчел чимал буларак эшкәртүгә җибәрми, ә рәхмәтле сатып алучылар кулына тапшыра, – дип аңлата изге күңелле Бурангулов.
Проектның социаль челтәре битендә һәм сайтында шәһәребез кунаклары калдырган бәяләмәләргә караганда, Россиядә мондый масштабтагы экологик проектлар башка шәһәрләрдә юк. “Экокнига” кибетләре өч ел эчендә Самарада гына түгел, башка шәһәрләрдә дә популярлык казанган. Туристлар һәм проект турында белгән шәһәр кунаклары, һичшиксез, бу кибетләргә кереп чыгарга тырышалар. Моннан тыш, кайбер сатып алучылар Самарага нәкъ менә шушы “Экокнига”дан китаплар сатып алу өчен киләләр икән. Проектка нигез салучы Рузил Идрисовичны Казан радиосы һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре әңгәмәгә чакыралар, тәҗрибә уртаклашуын соралалар.
Җитәкче аңлатуынча, команда хәзерге вакытта бу проект турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде, дип тырыша. Россиянең башка шәһәрләрендә дә шундый ук кибетләр эшли башласа, әлбәттә, шәп булыр иде. Ләкин, Рузил әфәнде илебезнең барлык почмакларыннан китапларның Самарага агылуын кулайрак күрә. «Экокнига», үз төрендә бердәнбер уникаль проект буларак, юкка чыгуга дучар ителгән китапларга икенче тормыш бирә. Проект китапларны мәдәни мирас итеп саклауны, утильләштерү проблемасын яктыртуны һәм игътибарны экология проблемаларына җәлеп итүне, кыйммәт бәягә яңа китаплар бастырганчы, укылган китапларны кабат куллану мөмкинлеген төп максат итеп куя. Бу проектның уңышы башка шәһәрләрдә дә китапларны утильләштерү проблемасына игътибар бирергә мәҗбүр итәчәк, дип өметләнә ул.
“Экокнига” эшчәнлегенә шәһәр администрациясе дә, төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев та игътибар иткән. Чөнки проектның уникальлеге өлкәгә туристларны җәлеп итү коралы булып тора. Рузил Идрисович “Экокнига” проекты турында нигезләмә дә әзерләгән. Тиздән әлеге документ барлык җирле министрлыкларга, шул исәптән Мәгариф министрлыгына да җиткереләчәк.
– Педагоглар да безнең кибетләргә еш киләләр һәм беркайда да сакланмаган яки бик кыйммәт торган сирәк басмаларны табып алалар. Ә бездә бу китаплар 30 – 100 сум тора. Элек Самарада китап базары бар иде, аны күптән яптылар инде. Хәзер “Птичка” базарында берничә бабай, җиргә җәйгән келәмнәргә тезеп, иске китаплар белән сату итә. Ләкин, миңа калса, тиздән алар да булмаячак. Сүз уңаеннан, без “Птичка” базары районында үзебезнең киләсе кибетебезне ачарга планлаштырабыз. Ул бит тимер юл тукталышы янында урнашкан, – дип елмая эшмәкәр, уникаль, сирәк басмалар темасына кайтып. – Алар биредә музей экспонаты буларак аерым сакланалар. Әгәр кемдер аларны сатып алырга тели икән, вакыт узу белән яңа хуҗаларда аңардан котылырга теләк тумасын, буыннан-буынга күчеп барсын өчен, без инде аны кыйммәт бәягә сатабыз, яки чын бәяләүчеләргә бүләк итеп бирәбез. Мәсәлән, күптән түгел кулыбызга бер студентның ерак 1927 елда каләм белән бик матур итеп язган курсовой проекты һәм лекцияләре килеп эләкте. Бу табышны без Самараның 22нче санлы мәктәбенә бүләк иттек. Язмаларга карап, хәзерге укучылар кешеләрнең элек нинди кыенлыклар белән укуларын күрсеннәр, һәм безнең балалар бүгенге уңайлыкларны кадерләсеннәр иде, дип тырышабыз.
Урта мәктәпне Совет чорында тәмамлаган 5 бала әтисе буларак, Рузил әфәнде ул еллардагы мәгариф системасын кайтару яклы. Макулатураны сортларга аерганда, кызыклы дәреслекләр килеп чыкса, ул аларны өенә алып кайтып, балалары белән бергәләп укый икән. Бүгенге китаплар буенча аңлашылмаган темаларны иске дәреслекләрдән укып төшенәләр. “Минем гаиләдә барысы да укырга ярата. Балалар шулай ук китапларны тикшерүдә, сортларга аеруда катнашалар. Әйе, алар өчен заманча китаплар һәм энциклопедияләр бик күп. Ләкин бик кыйммәт. Кирәкле мәгълүматны интернеттан да табарга мөмкин, өстәвенә, бушлай. Әмма, бала үзенә кирәкле нәрсәне тапканчы, күпме кирәкмәгән мәгълүмат күрәчәк”, – ди зур гаилә башлыгы.
– Кибет киштәсенә китаплар ничек эләгә?
– Сатуга куяр алдыннан китапларны тикшерәбез, махсус санитар эремә белән эшкәртәбез. Аннары алар кибетләргә китәләр. Анда жанрлар, тематика буенча сортларга аерылалар һәм сатуга чыгалар. Пычрак, нык таушалган, битләре ертылган сирәк китаплар да очрый. Без аларны да сатуга куябыз, чөнки бу хәзинәнең кемгәдер бик кирәк булачагын аңлыйбыз. Шушы көннәрдә 1900 елда чыккан күз авырулары турында бик сирәк китап таптык. Беренче 4 бите юк. Шулай да без аны сатуга чыгардык.
“Втормаркет” фирмасының 4 кабул итү пункты һәм төп базасы бар, ә җәен кешеләр макулатура буларак тапшырырга теләгән китапларны турыдан-туры кибетләрдә кабул итәләр. Барлык пунктлардан китаплар Заводское шоссе, 5Б йорт, 7 корпус адресы буенча урнашкан икенчел чимал җыю базасына килә һәм анда сатуга әзерлек этабы уза.
Моның белән махсус кеше шөгыльләнә. Ләкин нервыларымны тынычландырырга кирәк булганда, мин үзем дә шунда барам һәм китаплар арасында казынам. Бу мине бик тынычландыра. Безнең кибетләргә дә кайчак китаплар арасында дөньясын оныткан кешеләр килә. Алар еш кына термос белән чәй яки кофе алып киләләр дә көн буе укыйлар, – дип уртаклаша танышым.
– Грантлар алырга дәгъва иткәнегез бармы?
– Юк. Мин әлегә андый ихтыяҗ күрмим. “Экокнига” минем өчен бизнес түгел, проектны акча эшләү өчен башламадым. Артык акча кешене боза бит. Белемгә тартылган, әмма акчасы булмаган кешеләр кирәкле китабын сатып алып, укый алсын өчен тырышам. Шуңа күрә бу проектны популярлаштыру, таныла торган итәргә ярдәм итсеннәр өчен, хакимиятләргә мөрәҗәгать итәм, әлеге проект белән горурлануларын телим. “Экокнига” – Самараның беркемдә дә булмаган “фишка”сы, башкаларга үрнәк булсын иде. Минем команда асфальт аша шытып чыгарга тырышкан үсемлек кебек. Әгәр кирәк булса, без башка төбәк активистларына да шундый ук проектны эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәкбез. Алар үз атамаларын уйлап таба алалар, безнең өчен бу принципиаль түгел. Максатыбыз – мөмкин кадәр күбрәк китапларны саклап калу һәм кешеләргә ярдәм итү.
Мин җирле хакимиятләрдән икенчел чимал кабул итү пунктлары санын арттырырга ярдәм итүләрен сорыйм. Хәзерге вакытта Стара Загора, 57А, Дыбенко, 26, Аэродромная, 81А, Братьев Коростелевых, 47 адреслары буенча пунктлар эшләп килә. Бу пунктларда макулатура, консерв банкалары, пыяла, пластик тапшырырга һәм моның өчен акча алырга мөмкин. Шәһәргә дә яхшы – чистарак була, кешеләрнең кесәсенә дә аз булса да акча керә. Бу пунктлар никадәр күбрәк булса, күпфатирлы йортлар янындагы чүп контейнерлары шулкадәр азрак булыр иде. Һәм китаплар күбрәк чүплеккә түгел, ә киштәләргә эләгер иде, – ди Рузил.
Заводское шоссе, 5Б йорт, 7 корпус адресы буенча урнашкан төп базада “Втормаркет” фирмасы өлкәннәр һәм балалар өчен экскурсияләр дә үткәрә. Анда чүп-чарны аерып җыю, эшкәртүгә күпме китап китә, макулатура һәм полимерлар ничек эшкәртелә, поддоннар ничек ясала – барысын да күреп белергә була. Бер уңайдан китап сайлап алырга да мөмкин. Экскурсиягә 8-927-655-58-62 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Шулай ук, “Втормаркет” фирмасы һәм “Экокнига” проекты “ЕВИТА” хәйрия фондына ярдәм итеп торуы турында да әйтеп үтмичә булмый.
Цифралы технологияләр үсешенә карамастан, китап тормышыбызның мөһим элементы булып кала бирә. Мондый инициативалар ярдәмендә без уку культурасы яшәячәгенә һәм алга таба үсәчәгенә өметләнә алабыз.
Эльмира Сәйфуллина, Самара өлкәсе