Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев татар җәмгыятьләре активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев татар җәмгыятьләре активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев татар җәмгыятьләре активы белән очрашты

Бүген, 7 февраль көнне, Лесосибирск шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар җәмгыятьләре активы белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде һәм федераль округларда узучы очрашулар турында сөйләде.

Алга таба сүз татар җәмгыятьләре оешмалары җитәкчеләренә бирелде. Алар ирешелгән казанышлар турында фикерләре белән уртаклаштылар һәм киләсе елга төп бурычларны, эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Берләшмә әгъзалары үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Васил Гаязович үз чиратында аларны Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашырга һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәне сакларга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*