tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кияү мунчасы” hәм “Кияү коймагы” йолалары
“Кияү мунчасы” hәм “Кияү коймагы” йолалары

“Кияү мунчасы” hәм “Кияү коймагы” йолалары

Керәнне авыл клубы, Татарстан республикасында милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында “Балкыш” берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергәләп, “Кияү мунчасы” hәм “Кияү коймагы” йолалары оештырды. Кияү мунчасы берничә йорт аша яшәүче күршеләрдә әзерләде. Никах төненнән соң иртән кияү белән кәләшне матур итеп бизәлгән уфалла арбасына утыртып, жырлар, биеп мунчага озаттылар. Алар мунчадан чыкканда башта мунча алачыгына әтәч белән тавык кертеп җибәрделәр. Кияү белән кыз аларны куып чыгарды: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса – кыз була. Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белэн каршы алдылар, изге теләкләр теләделәр. Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр. Йола буенча, коймак алганда тәлинкә астына акча кыстырдылар. Чәйләр эчеп, кияү белән кәләшне котлап жырлар жырлаганнан сон, аларны уфалла арбасына утыртып кире өйләренә алып кайттылар. Уен- көлке, җыр-бию, яшьләрне котлау кичкә кадәр дәвам итте. “Кияү мунчасы” hәм “Кияү коймагы” йоласы бик күнелле узды. Яшь парлар, аларнын гаилә тарихынын беренче битен шундый матур йола белән бизәгәннәре өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*