tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурга шагыйрь Муса Җәлилнең туганнары киләчәк
Оренбурга шагыйрь Муса Җәлилнең туганнары киләчәк

Оренбурга шагыйрь Муса Җәлилнең туганнары киләчәк

25 август – Герой шагыйрь Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне  искә алу көне якынлаша. Бу көнне 1944 елда фашизмга каршы тору буенча татар төркеменең совет патриотлары Берлин читендәге Плетцензее төрмәсендә фашист гильотинасы астында җәзалап үтереләләр. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы – хәрби антка һәм гражданлык бурычына тугрылык үрнәге. Менә быел да бу көн уңаеннан Оренбурда зур чаралар үткәрелә.

14-16 августта Оренбуржьега күренекле шагыйрь – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, якташыбыз Муса Җәлилнең туганнары килә: аның кызы Чулпан Залилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета. «Татнефть – мирас» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге тарафыннан хупланган һәм Җәлилнең туган җире, балачагы һәм яшьлеге, уку һәм эш урыннары буенча зур культурологик экспедициядә гаиләне авто сәяхәт инициаторлары – Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова һәм музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова озата бара.

Сәяхәт 14 августта шагыйрьнең туган авылыннан Шарлык районының Мостафа авылыннан башлана, анда өлкә кунаклары техниканың соңгы сүзе буенча җиһазландырылган Муса Җәлилнең халык мемориаль музее белән танышачаклар.

15 августта өлкә үзәге Оренбурда Җәлилнең укуы, тормышы һәм эше белән бәйле урыннарга барганнан соң, 12:00 сәгатьтә Постников урамындагы “Тирәкләр” бакчасы каршындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салыначак. М.Горький исм. өлкә рус драма театрында шагыйрьнең нәсел варислары өчен махсус рәвештә «Мине үткәнгә чакыр» («Позови меня в прошлое») спектакле күрсәтеләчәк, аның геройларының берсе, Алексей Фатьянов, Василий Соловьев-Седой, Александр Шморель, Александр Родимцев белән беррәттән, Җәлил булып тора. Аннары мәдәни программа 19:00 сәгатьтә М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрында дәвам итәчәк. М.Җәлилгә багышланган «Минем тормышым халыкта җыр булып яңгырады» («Жизнь моя песней звучала в народе») музыкаль-драматик композициясе синхрон тәрҗемә белән татар телендә күрсәтеләчәк. Спектакльдән соң фойеда гаилә әгъзаларының Г.П. Донковцев  исемендәге Оренбур китап нәшриятында басылып чыккан татар, рус, инглиз һәм немец телләрендәге «Моабит дәфтәре» китабы ияләре өчен автограф-сессиясе узачак.

16 августта кунаклар Җәлилнең хезмәт эшчәнлеге белән бәйле Орски шәһәрендә булачак. Орск туган якны өйрәнү музеенда да җәмәгатьчелек белән зур очрашу узачак.

Фәннүр Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*