tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан ашы
Корбан ашы

Корбан ашы

Тимерьюл районының “Солтан” мәчетендә корбан ашы узды. Районның татар автономиясе җитәкчесе, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов тырышлыгы белән оештырылган әлеге мәҗлескә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребезнең якыннары чакырулы иде.

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов җитәкчелек иткән район татар автономиясе халкыбызның милли үзаңын үстерүгә, иманын ныгытуга, яшь буында патриотлык рухы, горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән күп чаралар оештыра. Һәр елның июнь ае башында “Винновская роща” ял паркында район Сабан туе гөрләп үтә. Милли бәйрәмдә 5 меңнән артык кеше катнаша. Анда үрнәк гаиләләрне, яңа гына никахлашкан яшь парларны, Россия армиясе сафларына китүче егетләрне, улларын фронтка озаткан аналарны хөрмәтлиләр. Ә ямьле көз айларында “Киндяковка” мәдәният йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне үтә. Район татарларының лидеры бу бәйрәмдә укытучыларның һәм медицина хезмәткәрләренең күңелләрен күрә, аларны Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре белән шатландыра. Рамил Загит улы өлкән буын вәкилләре, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга мохтаҗ кешеләр турында да онытмый. Өлкәннәр көне, Яңа ел, дини бәйрәмнәр килеп җитсә, азык-төлек наборларын, татлы күчтәнәчләрен күтәреп, һәркайсының өенә бара һәм хәлләрен белешә, гозерләрен тыңлый, алар белән бергә утырып чәй эчә. Рамил Абитов – халык белән тыгыз элемтәдә торучы, иң актив, нәтиҗәле эшләүче депутатларның берсе, аның тырышлыгы күпләр өчен үрнәк булырлык, ди шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин.

Җирле татар автономиясе җитәкчесенең район мәчетләре белән хезмәттәшлек итүе дә башкаларга үрнәк итеп куярлык. Нинди генә проблема килеп чыкса да, беренче чиратта, Рамил Загит улына шалтыратабыз, ул төпле киңәшләрен бирә, ярдәм итү җаен таба, ди “Солтан” мәчетенең аксакалы Рафик ага Алиакберов. Милләт җанлы депутат әлеге мәчет ашханәсендә ел саен ифтар һәм корбан мәҗлесләре дә оештыра. Бу юлы анда махсус хәрби операциядә катнашучы милләттәшләребезнең якыннары кунак итеп чакырылган иде. Украина җирендә фашист калдыкларына каршы чын батырларча сугышучы Рамил Фасхутдиновның әнисе Фәһимә Фатыйх кызы белән сеңелесе Гөлия, шулай ук Азат Мусеевның хатыны Эльвира һәм балалары Сафия белән Марк дин әһелләренең гыйбрәтле вәгазьләрен тыңладылар һәм шифалы корбан шулпасын авыз иттеләр, татар халык ашлары белән сыйландылар. Шәһәр Думасы рәисе урынбасары Денис Седов сабыйларны күчтәнәчләре белән дә сөендерде.

“Солтан” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Череков корбан ашын Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, дәүләт җитәкчеләренә сабырлык, яу кырларында батырларча һәлак булган сугышчыларыбызга шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итүен теләп дога кылдырды. Аллаһы Раббыбызның кодрәте киң бит, ул Россиянең дошманнарын, илебезгә каршы кылыч күтәрүчеләрне, шайтан әмерен үтәүчеләрне тиздән урыннарына утыртачак, диде мөфти хәзрәтләре. Ә Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе башлыгы Сергей Паховский мөселман җәмәгатьчелеген бергә һәм бердәм булырга, Президентыбызга теләктәшлек белдерергә, төрле провокацияләргә бирелмәскә, фейклы хәбәрләргә ышанмаска өндәде. Дингә кагылышлы дөрес мәгълүматны өлкә мәчетләрендә, имамнардан алырга мөмкин, диде ул. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин, Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алексей Онищенко, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Абдулмәлик хәзрәт махсус хәрби операция Бөек Җиңү белән тәмамланып, курку белмәс сугышчыларыбызның туган якларына исән-имин кайтуларын теләделәр.

Мөселман кардәшләребез күмәкләшеп тәкбир әйткәннән соң, корбан ашы белән сыйландылар. Алар районда милли һәм дини эшләрне әйдәп баручы Рамил Абитовка һәм чараның иганәчесе – “ХлеБулка” пекарнясы хуҗасы Руслан Тахаутдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Без СВОда катнашучы ир-егетләребезнең әти-әниләренә, хатыннары белән балаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә бурычлы. Сугышчыларыбыз якыннары турында бер дә кайгырмыйча, бөтен көчләрен һәм тырышлыкларын куеп дошманны дөмбәсләргә тиеш. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Без бергә һәм бердәм!”- ди Киндяковка татарларының лидеры Рамил Абитов.

Барча мөселманнар өчен изге Мөхәррәм аенда үткәрелгән корбан ашы халкыбызның бердәмлеген, илебезнең чын патриотлары булуларын күрсәтте.

Исхак ХӘЛИМОВ.   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*