«Хаҗ. Хисләр һәм тойгылар» күргәзмзсендә фотосәнгать жанрларының гадәти булмаган кушылмасын күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмәне таймлапс һәм гиперлапс техникаларында эшләнгән фильмнар тулыландырачак. Махсус монтаж методлары хаҗның дөнья цивилизациясенең тарихи үзәкләренең берсенә ничек төзелүен ачык күрсәтә.
Күргәзмәне ачу 6 сентябрьгә 15:00 кә планлаштырыла. Экспозиция белән 13 сентябрьгә кадәр 9:00 дан 19:00 га кадәр бушлай танышырга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр «Казан Кирмәне» матбугат хезмәтендә.
Марван Амин Фатани Мәккә һәм изге урыннарны төшерүдә специальләшә. Автор Мәккә иҗади киноклубының җитәкчесе булып тора, ул беренче тапкыр Россиядә проектны тәкъдим итә.
Исегезгә төшерәбез, «Алтын мөнбәр» кинофестивале Татарстан Республикасы башкаласында 6 – 11 сентябрь көннәрендә ачылачак. Төрле ил вәкилләренең картиналарын күрсәтү һәм эшлекле программа планлаштырылган.
Чыганак: kzn.ru