Тиздән, “Бәллүр каләм” конкурсы комиссиясе 2022 елгы җиңүчеләрен игълан итәчәк. Әлеге зур күләмдә уздырылган һөнәри конкурста журналистлар гына түгел, ә фотохәбәрчеләр, фоторепортёрлар һәм операторлар да катнаша ала. Безнең “ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ” мөхәрриятендә хезмәт куючы, баш мөхәррир-җитәкчебезнең радиотапшырулар буенча урынбасары, диктор, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, инде әлеге конкурста 3 мәртәбә номинант Әлфия Марсель кызы Мөхәммәтова да матур уңышларга иреште! Ул “Журналистикага тугрылык өчен” номинациясендә билгеләнде.
Быел конкурс өчен 142 гариза теркәлгән, бу былтыргыга караганда күбрәк. Экспертлар тарафыннан рус телендә 718 эш анализланган, 978 – татар телендә 12 номинация буенча. “Иң яхшы һөнәр иясе” номинациясендә – көндәшлек иң күбе, 34 гариза. Икенче турга 51 катнашучы узды, шуларның 18 финалга чыкты.
Безнең “Актаныш-информ” мөхәррияте дә шулай ук «Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын иң яхшы яктырту» номинациясендә финалга чыкты.
Әлеге сөенечле хәбәрне алу белән без – Әлфия апа Мөхәммәтова белән әңгәмә кордык. Әлфия Марсель кызы – үз эшенең остасы, безгә – яшь буын журналистларга остаз, һәрчак үзенең файдалы киңәшләре, матур үгет-нәсихәтләре белән ярдәм итә торган, гомумән, ышанычлы хезмәттәш.
Журналист бүгенге көндә, әлеге вакытта кем ул, Әлфия Марселовна?
Күренекле журналист Венера Якупованың сүзләре хәтергә сеңеп калган:
“Журналистика – ул мәңгелек командировка”, – дигән иде ул. Чыннан да, шулай, бу һөнәр иясе икәнсең, бәйрәмнәр, ял көннәре белән белән дә исәпләшмичә эшләргә тиешсең. Тагын шунысы мөһим: һөнәренең әлеге үзенчәлекләрен журналистның гаиләсе, якыннары аңласа гына, эштә уңышларга ирешеп була.
“Журналистикага тугрылык” номинациясе – бу бит инде тырыш хезмәтнең татлы нәтиҗәсе.
Әйе, 1нче сорауга җавапны дәвам итеп, шуны өстим: хезмәттә уңышлар берчакта да үзеннән-үзе генә килми. Иң әүвәл – Аллаһы Тәгаләгә, икенчедән, миңа югары белем алырга ярдәм иткән, шартлар тудырган әти-әниемә, минем эшемнең үзенчәлекләрен аңлап торган улыма, туганнарыма рәхмәтле мин һәм коллективыма рәхмәтем зур!
Шул чакта гына дәвамлы еллар буена “журналистикага тугърылык”ны саклап эшләп була.
Заманыбыз журналистына куелган таләпләр хакында сөйләшеп алыйк әле.
Заманыбыз журналисты дигәндә, нинди генә чорда да иң әүвәл кешелекле булып калырга, эшне сыйфатлы башкаруга басым ясарга кирәк. Минем һәр тапшыруым – ул минем генә түгел, районыбызның, милләтебезнең дә йөзе.
Радиожурналистика – үзе бер кызыклы дәрья! Татар аудиториясе нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Заманында радиода эшләп, хәзер иҗат эше белән мәшгуль якташыбыз – Әлфия Ситдыйкованың шундый сүзләре истә калган:
“Газетада материал чыга икән, халык аны бүген булмаса, иртәгә укый ала, ә радиотапшыруларны тыңларга вакыт тапмый икән, синең эшең җилгә очты, дигән сүз. Ә шушы материалны әзерлим дип үткән көннәреңне, куелган тырышлыкны үзең генә беләсең.
Аңа карамастан, безне көтеп ала торган аудитория бар. Татар аудиториясе – ул иҗади җанлы, хөрмәтле карашта булган, рәхмәтле була белгән, шул ук вакытта таләпчән кешеләр. Алар белән тапшыруларыбыз тагын да җанлырак төс ала, аларның тәкъдимнәре белән яңадан-яңа радиосюжетлар туа, аларның иҗат җимешләре сәхифәләребезне бизи.
Геройны ачу серләре белән дә уртаклашып узсагыз иде, Әлфия апа.
Дөрес сорау. Кайчак кешене әңгәмәгә дәшү өчен, бер алдына, бер артына төшәргә туры килә. Оста психолог булырга кирәк журналистка. Кеше сиңа иң әүвәл ышанырга тиеш, аннары ул әкренләп серләрен ача башлый!
Әңгәмәдәш Юлай НИЗАЕВ.