tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле яр буенда «Между семью островами» фильмы күрсәтеләчәк
Кабан күле яр буенда «Между семью островами» фильмы күрсәтеләчәк

Кабан күле яр буенда «Между семью островами» фильмы күрсәтеләчәк

Бүген Кабан күле яр буенда Казанда «Между семью островами» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Очрашуда картинаның режиссеры Алмаз Нургалиев та булачак, ә кино белгече һәм тәнкыйтьче Адилә Хәйбуллина фильмны тамашачыларга тәкъдим итәчәк.

«Между семью островами» фильмы, хөкүмәтнең җирләрне су басу турындагы кисәтүләренә карамастан, хәзерге Семистрау авылында яшәп калган бердәнбер кеше – Габдулла карт турында сөйли.

Кино 21:00 сәгатьтә Мәрҗани урамы буенча Г.Камал исемендәге театр яныннан төшү урынында куелачак. Сеансны бушлай карарга була, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*