tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конкурстан тыш һәм параллель программалардагы 90 фильм «Алтын минбар» кинофестивале көннәрен тулыландырачак
Конкурстан тыш һәм параллель программалардагы 90 фильм «Алтын минбар» кинофестивале көннәрен тулыландырачак

Конкурстан тыш һәм параллель программалардагы 90 фильм «Алтын минбар» кинофестивале көннәрен тулыландырачак

«Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивалендә алты көн эчендә 40 илдән 141 фильм күрсәтеләчәк. Конкурс программасының 51 картинасыннан кала, тамашачылар конкурстан тыш һәм параллель программалар кысаларында 90 кинотасманы күрәчәк.

Игътибарны «Сугыш һәм тынычлык: яңа территорияләр» конкурстан тыш программасы аеруча җәлеп итә. Ул беренче тапкыр Россиянең яңа төбәкләрендә реаль тормышны чагылдырган 10 эшне берләштерде.

Шунысы игътибарга лаек, тема Евгений Мухортин («Курчаклар, китаплар һәм сугыш. Донецк: декабрь 2022») һәм Зөфәр Дәүләтшин («Җиңүгә корылган» һәм «Яклаучылар») кебек уңышлы режиссерларны гына кызыксындырмый, өметле яшьләрне дә үзенә тарта. Мисал өчен, Даниил Емельяновның «Юл» картинасы — яшь режиссерның диплом эше.

Гаилә темасы бөтен фестиваль аша кызыл җеп булып уза. Аеруча «Бөтен гаилә белән — кинога» программасында чагылыш таба.

«Быел гаилә кыйммәтләре барлык фильмнарны да колачлый. Әмма без нәкъ менә шушы 10 тасманы шәһәр халкы һәм кунаклары бөтен гаиләләре белән ачык һавада карый алуын теләдек. Сеанслар берьюлы ике мәйданчыкта — Казан Кремленең Гавәми урыннарында һәм Кабан күле буенда узачак», – дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Картиналарны ачык һава урынына  кинозалларда карарга теләүчеләрне фестиваль «Мир» кинотеатрына чакыра.

«Шәхсән, Михаил Лукачевскийның «Себернең ак торналары биегән урында» фильмын карарга киңәш итәр идем. Якутиянең әлеге искиткеч драмасын бүген күп кенә дөньякүләм фестивальләрдә актив күрсәтәләр. Мисал өчен, күптән түгел генә аны Кытайда күрделәр», — дип уртаклашты Айтуганова.

«Алтын минбар» кысаларында традицион конкурстан тыш программалар да барачак. Сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева сүзләренчә, озак еллар эчендә беренче тапкыр «Россия – Ислам дөньясы» программасын һәм фестивальне тулаем Бахрейннан «Роза суы» кинотасмасы бизәгән.

«Төрки дөнья» программасы һәрвакыттагыча үзенең ментальлеге белән таң калдыра. «Дөнья гаять зур булуга карамастан, аны уртак тарих бәйли», — дип өстәде Миләүшә Айтуганова.

Шунысы кызык, «БРИКС илләре: бүгенге кинематограф» программасында дәүләтара берләшмәгә кергән барлык илләрдән диярлек бер тасманы күрергә мөмкин булачак.

Этник теманы кино тәнкыйтьчесе Сергей Анашкинның «Һинд кабиләләре язмышы» авторлык программасы дәвам итә.

Быелгы тагын бер кызыклы тема – «Ислам шәхесләре». Программада дүрт кинотасма бар, шуларның икесе иң куәтле мөселман лидерлары – Мулла Хөсәен һәм Зәйнулла Рәсүлев турында сөйли.

Программаны ислам тематикасы фильмнарында махсуслашкан яшь режиссер Әмир Аббясовның эшләре тулыландырачак.

«Алтын минбар» кинофестивале яңа буын кинематографистларына аерым игътибар бирә. Быел тамашачылар югары уку йортларын тәмамлаучыларның фильмнарын берләштергән сәгать ярымлык «КазГИК тәкъдим итә», «ПитерКит тәкъдим итә» конкурстан тыш программаларны күрәчәк.

Шулай ук Татарстан кинематографының 100 еллыгына зур программа планлаштырыла: аның турында тулы мәгълүматны якын арада кинофестивальнең рәсми сайтында белергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, Согуд Гарәбстаны патшалыгы, Казахстан, Малайзия һәм Һинд киносы көннәре көтелә. Тамашачыларны картиналарны тәкъдир итүче илләр вәкилләре белән очрашулар да көтә.

«Казан тамашачысы Малайзия киноларын беренче тапкыр зур экраннарда күрәчәк. Ил бу юнәлештә актив үсә, ә аның вәкилләре Татарстан режиссерлары белән копродукция ясау белән кызыксына», – дип өстәде Миләүшә Айтуганова.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын минбар» кинофестивален режиссер Бабак Хаджепашаның «Агач кочагында» фильмы белән ачачаклар. Премьераны Россиядә һәм нәкъ менә Казанда беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.

«Алтын минбар» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.

«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.

«Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*