2023 елның 13-15 октябрендә “Татарча диктант” бөтендөнья белем тикшерү акциясе уза. Көньяк Австралиянең Аделаида шәһәрендә дә татарча диктант яздылар.
-Быел без яза торган урынны, бераз мөхитне үзгәртергә булдык. Татар өенә җыелдык. Текстны Ришат Әхмәдуллин белән берлектә онлайн аша яздык. Аңламаган сүзләрне бер-беребезгә аңлаттык, күрсәттек тә хаттә. Язып бетергәннән соң, гөбәдия белән бергә тәмләп чәй эчтек, – дип сөйләделәр Австралия татарлары.