tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Бидәнгедә татар рухы сакланырмы?
Яңа Бидәнгедә татар рухы сакланырмы?

Яңа Бидәнгедә татар рухы сакланырмы?

Өлкәбез районнарының татар авылларында “Өмет” газетасын укучылар белән очрашулар үткәрүне дәвам итәбез. Өлкәннәр көне алдыннан Ульяновск районының Яңа Бидәнге авылына юл тоттык. Анда без редакциянең күптәнге сыналган һәм тугрылыклы дусты – китапханә мөдире Ралия Әнвәр кызы Гимаева чакыруы буенча бардык.

Элмә тактаны татарча язганнар

Яңа Бидәнге Татарстанга илтүче олы юл өстендә, курорт зонасында урнашкан. Авылның 118 еллык тарихы бар. Әлеге салага 1905 елда күрше Тәтеш районының Татар Бидәнгесеннән күченеп килгән казан татарлары нигез салганнар. Бүген авылда 620 милләттәшебез көн күрә.

Авылга килеп керүгә “Яңа Бидәнге авылы, башлангычы 1905 ел” дип нәкъ менә үзебезчә, татарча язылган һәм милли орнаментлар белән бизәлгән гаҗәеп матур элмә такта каршы ала. Мөселман зираты янәшәдә генә урнашканга күрәдер инде, шунда ук сәдакалар салу өчен махсус тартма да куйганнар. Ерак сәфәргә кузгалучы яки хастаханәгә баручы авыл халкы шунда туктап, сәдакаларын салып калдыралар икән. Татарча элмә тактаны фермер Сәлим Гимаев үзенең хәләл малына ясаткан. Ул авылның элеккеге мәчете урынына ярым айлы таш билге дә куйдырткан әле. Сәлим кардәшебез кебек игелекле фермерлар күбрәк булсын иде, ди авылдашлары.

Мәчеткә йөрүчеләр аз

Фотохәбәрчебез Вадим Воеводин белән мәчет янына барып туктадык. Җомга намазы вакыты якынлашып килүенә дә карамастан, гыйбадәтханәнең ишеге бикле иде. Озак та үтмәде, салмак кына атлап мәчетнең имамы Әмир хәзрәт Гисмәтуллов килеп җитте. Тирә-юньгә нур сибеп утыручы Аллаһы йортын заманында гөрләп эшләп торган җирле зверосовхоз ярдәмендә салганнар. Авыл халкы да үз өлешен керткән. Менә 26 ел инде мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырый. Имам вазыйфасын озак еллар дәвамында Исхак хәзрәт башкарган. Ә соңгы елларда бу эшне Әмир хәзрәт алып бара. Кызганычка, халык мәчеткә йөрми, хәтта җомга намазына да килмиләр, кемдер авырый, бер ишесе картлык көнендә дә нужадан бушамый, ә кайберләре тәмәке пыскытып, көне-төне телевизор карап ята, теге дөньяда булып, тәмуг белән җәннәтне күреп кайттыңмы әллә, диючеләре дә бар, дип зарланып алды Әмир хәзрәт. Без имам белән сөйләшеп утырган арада сигез кеше җомга намазына килде. Шуларның алтысы – авыл ир-атлары, берсе – авылга шабашкага килгән мөселман кардәшебез, тагын берсе – шә һәрдән килеп, авыл малтабарында юрист булып эшләүче милләттәшебез.

Иң шатландырганы – мәчеткә йөрүчеләрнең барысы да “Өмет” газетасын өйләренә яздырып ала булып чыкты. Атна саен шундый калын, бай эчтәлекле газетаны ничек әзерләп өлгерәсез, укып бетерерлек түгел бит, дип гаҗәпләнүләрен дә белдерделәр әле.

Авылның киләчәк язмышына битараф булмаган ил агалары белән Яңа Бидәнгенең бүгенге хәле турында да сөйләшеп алдык. Зверосовхозыбыз таркалды, халыкка эш урыннары юк, шуңа күрә яшьләр шәһәргә китеп урнашу ягын карый, ди алар. Дөрес, бүген авылда берничә фермер хуҗалыгы бар. Алар җир эшкәртәләр, каз-үрдәкләр, бройлер тавыклар асрыйлар. Тик фермер нинди генә тырыш булса да, барча халыкны эш урыннары белән тәэмин итә алмый. Элеккеге елларда 200 баш сыер көн саен көтүгә чыкса, хәзер нибары 20 сөтлебәне көтүгә озаталар. Хәзерге яшьләр ялкауланды, сыер асрау түгел, бәрәңге утыртырга да теләмиләр, ди мәчет аксакаллары. Гөрләп эшләп торган, ике телдә дә белем биргән урта мәктәбебезне ата-аналар соравы буенча дип ябып куйдылар, югыйсә, аннан күпме зур кешеләр чыкты, минем үземнең дә өч улым вузлар бетерделәр, дип сөйләде Әмир хәзрәт. Безнең балаларыбыз сыйфатлы белемне Ишеевка күп профильле лицеенда алырга тиеш, дип язганнар әти-әниләр. Хәзер кырыкка якын баланы көн саен автобус белән район үзәгенә ташыйлар. Йокысы туеп бетмәгән җиде-сигез яшьлек сабыйны урыныннан торгызып, көзге ачы җилдә дә, кышкы салкында да автобус тукталышына илтеп бастыралар. Бүген ата-аналарның шактый өлеше бу адымнары өчен нык үкенә дә икән, тик соң инде… Кем әйтмешли, терсәк якын булса да, тешләп булмый.

Әмир хәзрәт яңа гына килеп җиткән “Өмет” газетасыннан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) күңелләрдәге сурәте турында җомга вәгазенең дәвамын ирештергәннән соң, бергәләп җомга намазын укыдык. Аннары ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, авыл халкына хәерле, бәрәкәтле, иманлы тормыш насыйп итүен теләп дога кылдык.

“Авылыбыз халкы иртәме-соңмы мәчеткә йөри башлар, дин юлына басар дип ышанам. Әнә, дини мәҗлескә чакырсаң, йөгерә-йөгерә килеп җитәләр бит. Безнең авылда динисламның тамырлары тирән. Тирә-юньдә беренче мәчет биредә салына. Коммунистлар аны җимертеп, урынына клуб төзиләр. Беренче мәчетебезнең мулласы кыш көне Шумовкадан кайткан чакта туңып үлә. Ул бөтен гомерен динебезгә хезмәткә багышлый”,- ди Әмир хәзрәт Исхак улы.

Милли рухлы китапханә

Җомга намазыннан соң мәхәллә активистлары белән бергә авыл китапханәсенә ашыктык. Ул мәдәният йорты бинасының икенче катында урнашкан. Әлеге культура учагы татар халкының тормыш-көнкүреш музеен хәтерләтә. Биредә милли гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызны чагылдырган күп ядкарьләр урын алган. Иң сөендергәне – барлык элмә такталар һәм стендлар ике телдә – русча һәм татарча язылган. Дөресен әйткәндә, татар авылларында сирәк очрый торган күренеш бу. Татар китаплары фондының бай булуы һәм аның һәрдаим яңартылып торуы сизелә. “Өмет” газетасының урыны түрдә. Өлкәбездә чыгып килүче бердәнбер татар басмасын китапханәнең иң күренә торган урынына куйганнар. Биредә “Өмет”ебезне менә шулай олылыйлар, кадерлиләр, якын күрәләр. Китапханәбезне ремонтлау нияте белән башта кредит алдым, аннары социаль проектлар конкурсында катнашып, 200 мең сумлык грант оттым, менә шул акчага библиотеканы яңарттык, бераз җиһазлар алдык, дип сөенече белән уртаклашты мәдәният учагы җитәкчесе Ралия Әнвәр кызы.

Тынгысыз йөрәкле Ралия Гимаева – үз эшенең чын остасы, туган авылы өчен җан атып яшәүче фидакарь зат. Ул – китапханә мөдире, авылның старостасы, сайлау комиссиясе рәисе. Дөньяви һәм дини бәйрәмнәр җитсә, авылның олы буын вәкилләрен китапханәгә чакырып кунак итә, һәркайсының күңелен күрә. Менә бу юлы да, ягъни Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган очрашуда да өч дистәгә якын кеше катнашты. Мәҗлесне авыл мулласы Әмир хәзрәт Коръәни-Кәримнән аять уку белән башлап җибәрде. Аннары милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган мул табын артында “Өмет”ебез турында җанлы вә җылы әңгәмә кордык. Язмыш сукмагында күпне күргән ак яулыклы әбиләр һәм апалар, телеңне йотарлык тәмле манты һәм тутырган тавык әзерләгән өчен Ралия ханымны мактый-мактый ашап, газетабыз турында фикерләре белән бүлештеләр. Танылган язучы Зифа Кадыйрованың газетада басылган барлык тормышчан хикәяләрен игътибар белән укып барганнар. Күп җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан шигырьләрен бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек, диделәр. “Өмет”не озак еллар дәвамында яздырып алып укучы Румия Вәлиева газетада дөнья күргән барлык файдалы киңәшләрне дә кисеп алып, дәфтәргә ябыштырып бара икән. Кирәк чакта ачасың да карыйсың, бик тә уңай бу, ди Румия апа. Күркәм очрашуны гыйбрәтле мөнәҗәтләре белән бизәгән Зөһрә апа газетада кроссвордлар биреп баруны үтенеп сорады. Балалар өчен башваткычлар ай саен чыгып тора, безгә – өлкәннәргә дә бераз башны эшләтеп алу өчен ребуслар, сканвордлар кирәк, диде ул. Һәр атнаны дөнья күргән җомга вәгазьләре белән дә танышып баралар. Әлеге вәгазьләрне укып динебез нигезләрен үзләштерергә мөмкин, дип белдерделәр. Хәзер инде “Өмет”тән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз, атна саен көтеп алабыз, укыйбыз һәм күршеләребезгә дә биреп торабыз, ди авыл мәчетендә дин дәресләре алып баручы мөгаллимә Гөлфия ханым. Аның фикерен авылның тагын бер мөгаллимәсе Равия ханым куәтләде. Татар-мөселман кешесе була торып, ничек инде “Өмет”кә язылмаска мөмкин, бу – чын наданлык, диде ул. Ишеевка мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гиззятуллов халыкка рухи-әхлакый, милли тәрбия бирүдә, туган телебезгә мәхәббәт уятуда “Өмет”нең ролен югары бәяләде. Ул Яңа Бидәнге татарларын мәчеткә намазга йөрергә, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып яшәргә өндәде. Ишеевка мәчете абыстае Сания хаҗия Хисамутдинова “Өмет” газетасын гыйлем чишмәсенә тиңләде. Әлеге басмада милли һәм дини тормышыбызга бәйле бөтен мәгълүмат та бар, диде ул. Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова “Өмет”нең традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калуга, үрнәк татар парларын халыкка күрсәтүгә зур игътибар бирүе турында сөйләде. Без ел саен редакция белән берлектә “Үрнәк татар гаиләсе” өлкә конкурсын уздырабыз, анда бәхетле тормыш кичергән парлар катнаша, диде ул. “Строитель” мәдәният йорты карамагында эшләп килүче “Туган як” вокаль ансамбле солисты Гүзәл Сөбханова күркәм мәҗлесне моңлы җырлары белән бизәде. Әбиләр һәм апалар аңа кушылып рәхәтләнеп җырладылар һәм биеп тә алдылар. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов чәй өстәле артында очрашуны истә калырлык итеп оештыру максатында зур көч, тырышлык куйган һәм милли басманы халыкка таратуга бәһасез өлеш керткән өчен китапханә мөдире Ралия Гимаевага Рәхмәт хаты тапшырды. Ә редакциянең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова 34 еллык тарихы булган газетаның төп темалары белән таныштырып, милләттәшләребезне язылырга өндәде. Сөенми мөмкин түгел: очрашуда катнашучыларның барысы да диярлек киләсе елның беренче яртыеллыгына “Өмет”кә язылдылар. Авылда почта бүлеге ябылды шул, әгәр ул эшләп торса, газетага язылучылар саны тагын да күбрәк булыр иде, ди Ралия Әнвәр кызы.

Яңа Бидәнгедә татарлык беркайчан да бетмәс, милли рухыбыз сакланыр дип ышанасы килә. Әнә, өмет чаткылары күренә дә башлаган инде. Авыл халкы бергәләп мәчеттә Мәүлид бәйрәмен уздырырга җыена. Сөекле Пәйгамбәребезне онытырга ярамый, безгә аның юлыннан бару бурычы йөкләнгән бит, диләр. Шулай ук үзләрендә күптән түгел генә ябылган мәктәпне яңадан эшләтеп җибәрү теләге көчле. Халыктан имзалар җыеп, җитәкчеләргә хат юлларга ниятлиләр. Беренче сентябрь иртәсендә сабыйларны ике сары автобуска утыртып киттеләр, йөрәкләребез әрнеп калды, чәчәкләр тотып үзебезнең мәктәпкә барсалар, нинди матур, күркәм булыр иде, диде очрашуда катнашкан дин вә кан кардәшләребез.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*