tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Илдар Камил улы Мингәрәевның туган көне.

Кадерле Илдар Камил улы!

Сезне юбилеегыз – 65 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, аны тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән тирәнтен таныш булып, аның рухи дөньясын колачлап яшәвегез Сезнең халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртучы, көчле рухлы, зирәк хезмәткәр булуыгызга ачык мисал.

Тормыш күгегез һәрвакыт аяз булсын, янәшәгездә сезне хөрмәт итүче якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Киләчәктә дә милләтебезгә тугры булып, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбыз өчен хезмәт итүегезне телибез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез.

 

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*