tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт хатын-кызлар өчен Коръән уку очрашулары башлады
Нәзарәт хатын-кызлар өчен Коръән уку очрашулары башлады

Нәзарәт хатын-кызлар өчен Коръән уку очрашулары башлады

Шәгъбән аеның 6нчы көнендә (9 нчы мартта), Нәзарәт Казанның Галиев мәчетендә барлык теләүче мөслимәләр өчен Коръән уку дәрес-очрашулары башлап җибәрде. Әлеге чара Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан атна саен Коръән укый белүчеләр өчен уздырыла. Төп максат – Коръән укуда камилләшү, хаталарны төзәтү, куркуны җиңү.

Очрашулар бары гарәп хәрефләрен һәм тәҗвид кагыйдәләрен белүчеләр, әмма әйтелешне (мәхраҗ) төзәтергә теләүчеләр өчен махсус оештырыла. Беренче очрашуга 30дан артык ханым катнашты. Җыелучылар остаз Лилия Ильясова белән бергәлектә практик күнегүләр ярдәмендә кагыйдәләрне кабатлаячак, катлаулы урыннарны өйрәнәчәк, ятлаган аять-сүрәләрнең укылышын тикшерәчәк.

Тиләвәт дәресләренә (Коръән укуны тикшерү) теләгән һәр кеше, шул исәптән мәчет каршындагы курсларны, мәдрәсәләрне тәмамлаучылар да һ.б. чакырыла. Мөслимә хатын-кызлар ирекле формада Коръән укуны кабатлап, белемнәрен ныгытачак һәм Рамазан аена Коръәнне яхшылап укырга өйрәнеп аяк басачак. Очрашу, күпләгән хатын-кызларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, дүшәмбе саен 17.00-19.00 сәгать аралыгында Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 40) үткәрелә. Барлык дәресләр дә түләүсез.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*