tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красная Горкада мәчет төзүгә ярдәм иткән миләттәшләребезгә Хәтер тактасы ачылды
Красная Горкада мәчет төзүгә ярдәм иткән миләттәшләребезгә Хәтер тактасы ачылды

Красная Горкада мәчет төзүгә ярдәм иткән миләттәшләребезгә Хәтер тактасы ачылды

Узган атнада Түбән Новгород өлкәсендәге Володар районының бердәнбер татар авылы булган Красная Горкада зур бәйрәм булып үтте. Җирле татарлар, Дзержинск шәһәре һәм башка төбәкләрдән килгән мөселманнар биредәге Аллаһ йортын төзүгә ярдәм иткән миләттәшләребезгә Хәтер тактасын тантаналы рәвештә ачтылар.

Авыл активисты Солтан Шарафетдинов әйтүенчә, бу авылда 120 йорт исәпләнә һәм аларның күбесендә татарлар яши. Милләттәшләребез бу якларда узган гасырның беренче яртысында, илдә индустриализация вакытында төпләнә башлый, ә 2010 елда ярым айларын күккә чөйгән мәчет бастыра.

Дини бәйрәмдә өлкә мөселманнары Диния назәрәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Владимир өкәсе мөселманнары Диния җыены рәисе Вафа хәзрәт Яруллин, Володар районы үзидарә башлыгы Геннадий Щанников катнаштылар.

– Бүген без шушы Аллаһы йортын төзергә ярдәм иткән якташларыбыз исемнәрен мәңгеләштереү максаты белән Хәтер тактасы ачу тантанасына җыелдык. Кызганычка каршы, хөрмәтле меценатларыбызның күбесе безнең арада юк инде, ләкин алар җан өргән мәчет бүген тирә-якка иман нуры сибеп, авылыбызның йөрәге булып тора. Әйе, Аллаһы йорты биредә яшәгән мөселманнар өчен Раббыбызга ялвару урыны гына түгел, аралашу мәйданы да булып тора. Дзержинск тирәсенә татарлар 1939 елда, зур заводлар төзелә башлагач килә. Алар бу авылда да төпләнә башлый, чөнки Красный Горкадан химиклар шәһәренә барлыгы 20 чакрым юл гына. Әлбәттә, совет чорында мәчет төзү турында хыяллана да алмыйлар алар. Шуңа да карамастан, авыл мәхәләсе Ислам кануннарын үти – аерым өйләрдә намазлар укыла, дини бәйрәмнәр үтә. Үзгәртеп кору вакытында авылларда мәчетләр торгызыла, яңа Аллаһы йортлары төзелә. Әлбәттә, безнең авыл картлары да бу турыда хыяллана башлый. Беренчеләрдән биредә мәчет булдыру инициативасы белән Мостафа Насрулла улы Фатыйхов чыкты. Мостафа аганың кул астында Аллаһы бинасы нигезеннән башлап, ярым айлы манарасына кадәр күтәрелде. Аның эшлекле элемтәләре, сокланырлык оештыру сәләте аркасында кыска вакыт эчендә авылыбызда матур архитектуралы мәчет бинасы басты. Мостафа абыйның татарлар файдасына, районда һәм өлкәдә халыкара дуслыкны ныгытуга куйган хезмәте аеруча зур. Моны төрле дәрәҗә хакимият вәкилләре дә таный һәм аның җәмәгатьчелек эшчәнлегенә тирән ихтирам белдерә, ә без аны дусларча мәхәлләбезнең “аксакалы”, “локомотивы” дип йөртәбез. Аның белән бергә изге эшкә тырышлыкларын һәм хәләл акчаларын кызганмаган якташларыбыз исемлеге шушы Хәтер тактасында теркәлгән, – диде Солтан Шарафетдинов.

– Аллһыга мең рәхмәт, мәчетебездә имамлык иткән Хайдәр хәзрәт Хайретдинов җитәкчелегендә дини бәйрәмнәребез дә, жомга намазлары да үтә. Аллаһы йорты каршында балаларга дини укулар да оештырыла. Спонсорларыбыз ярдәме белән җәйге кунакханә дә, бәдрәф һәм тәһарәт алу бүлмәсе дә булдырылды. Рәхмәт үзләренә, – ди Мостафа ага.

–  Дәвамы булган эш – изге эш ул. Мәчет авылга иман нуры сибә. Шуңа бу Аллаһы йорты Красный Горканың бер бизәге булып торыр. Ә иң мөһиме – без мондый изге урыннарда иманлы буын тәрбияли алабыз. Мөселманнарга шундый матур гыйбадәт йорты төзергә ярдәм иткән якташларыбызга мең рәхмәтлебез. Изге Коръән китабында: “Кеше җирдә кош оясы хәтле генә мәчет төзесә яисә аның төзелешендә катнашса, Ходай Тәгалә аңа җәннәттә сарай төзер”дигән, – дип ассызыклады Гаяз хәзрәт.

Солтан Шәфәкович һәм Мостафа Насруллович җирле татарлар тормышында зур роль уйнаган авылдашларын, спонсорларны Рәхмәт хатлары белән

бүләкләделәр. Өлкә Диния нәзарәте исеменнән дә хөрмәт билгеләренә лаек булучылар табылды. Ә Россия Мөфтиләр советы исеменнән “Рухи бердәмлек өчен” медаль белән җирле мәчет азанчысы Мостафа Сафин бүләкләнде. Аларның хөрмәтенә “Туган як моңнары” ансамбле җитәкчесе Дамир Фәезханов бик матур җырлар яңгыратты, аңа кушылып җырлаучы, биюче, матур шигырьләр сөйләүчеләр дә табылды. Сәгать өстенә барган концертлы һәм бүләкле тантанадан соң, барысы да бәйрәм табыны артына утырышты.

Бу мәҗлес, беренче чиратта, Аллаһы ризалыгы өчен һәм авыл халкын берләштерү нияте белән оештырылды. Өлкә чигендәге районның берданбер татар авылында шундый искиткеч бәйрәм үтүе башкаларга да үрнәк булсын иде. Солтан Шарафетдинов сүзе буенча, мәчет төзүгә ярдәм иткән якташларыбыз исемнәрен мәңгеләштерү – яшь буынны дини кануннарда тәрбияләүдә дә зур роль уйный. Бүген Красная Горка мәчетенә өлкән яшьтәге мөселманнар белән беррәттән яшьләр дә йөри, алар арасында Солтан әфәнденең оныгы Елесей да.

Ринат СӨННӘТОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*