tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургка Татарстан эзтабарлары килде
Санкт-Петербургка Татарстан эзтабарлары килде

Санкт-Петербургка Татарстан эзтабарлары килде

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Ленинград өлкәсенең Киров районы «Нева пятачогы»нда экспедиция үткәрүдә республика эзтабарларына һәртөрле ярдәм күрсәтә. Быел монда Казан шәһәре гимназияләре укучылары, укытучылар һәм өлкән эзтабарлардан 20 кеше китте.

Казу эшләре өч метр тирәнлектә башкарылачак. Әмма, балалар сүзләренә караганда, аларны авырлыклар куркытмый һәм алар яхшы кәеф белән эшлиләр.

Санкт-Петербург янындагы бу җиргә экспедицияләр күптән инде традициягә әйләнгән. Ел саен, төрле шәһәрләрдән эзтабарлар биредә Кызыл Армиянең җирләнмәгән йөзләгән сугышчысының җәсәден таба. Бөек Ватан сугышы елларында бу кечкенә генә урында 1941 елның сентябрь башыннан 1944 елның гыйнвар ахырына кадәр каты һәм канкойгыч сугышлар бара.

Татарстаннан эзтабарлар инде егерме елдан артык «Нева пятачогы»на экспедициягә килә. Эзләү елларында табылган дистәләгән мең табылдык арасыннан медальоннар буенча 50дән артык татарстанлыны ачыклаганнар. Шулай ук монда безнең республикадан 30 кеше табылган.

Быел эзләнү экспедициясе 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*