22 нче сентябрь көнне Краснодар өлкәсендәге милләттәшләребез “Болгар-К” оешмасының отчет-сайлау җыелышын уздырды. Анда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясадыларһәм яңа җитәкче сайланды.
Әлеге вазыйфага тавыш бирү юлы белән Роман Рәшит улы Динисламовны билгеләделәр, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә өлкәнең Милли мәдәниятләр үзәгеннән.