tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодарда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән таныштыралар
Краснодарда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән таныштыралар

Краснодарда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән таныштыралар

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы бүген, Бөек Җиңү көне уңаеннан, үзенең Инстаграмдагы аккаунтында «Үлемсез полк» акциясен уздыра. Акциядә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән уртаклашалар.

Онлайн акциядә сугышта катнашкан Шәйдулла Гарифуллин, Гайнислам Динисламов, Якуб Ибраһимов, Абдул Фиткуллин, Хәбибулла Санзяпов һәм башка милләттәшләребез турында мәгълүматлар урын алган инде.

«Уртаклашырга теләгән тарихи фоторәсемнәр, видеоларыгыз бар икән, көн дәвамында безгә юллый аласыз», — диелгән «Болгар-К» татар оешмасының Инстаграмдагы битендә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*